Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында РСФСР һәм ТАССР Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Миңнеханов Нургали Миңнехан улы (24.03.1930 – 17.02.2001) урман тармагына 36 елдан артык гомерен багышлаган. 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгын (хәзер – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ) җитәкләгән. Нургали Миңнеханов Татарстан АССР урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгын алып баруның интенсив моделе кертелә, агач эшкәртү өчен җитештерү егәрлекләре булдырыла, шуның нәтиҗәсендә Саба урман хуҗалыгы ТАССР урман комплексы системасында алдынгы предприятиеләрнең берсе, социалистик ярышларда күп тапкырлар җиңүче була.

Тантанада шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, Татарстанның элеккеге урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, урман тармагы ветераннары катнашты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев