«Теләкләр чыршысы» хыялларны чынга аштыра
Кече Шыңар авылында яшәүче Нигамәтшиннар гаиләсеннән 8 яшьлек Әмирхан белән сеңлесе Әдилә самокатлы һәм велосипедлы булдылар
Яңа елны һәркем, аеруча балалар көтеп ала. Ни өчен дисәң, еллар алышынганда традицион «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе үткәрелә һәм Кыш бабай аларның самими теләкләрен үти. Хыяллар чынга ашкан әкияти, тылсымлы мизгелләр балаларга шатлык бүләк итә. «Теләкләр чыршысы» – Яңа ел бәйрәмнәре вакытында уза торган «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектының махсус акциясе. Анда катнашу өчен Елкажеланий.рф порталында теркәлергә һәм теләгеңне күрсәтеп гариза язарга кирәк иде. Әлбәттә, «Хыялланучы» роле өчен билгеле бер шартлар бар, ә менә «үтәүче» һәркем була ала. Районыбыздан «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан балаларның теләген Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты Нияз Аитов белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тормышка ашырды. Кече Шыңар авылында яшәүче Нигамәтшиннар гаиләсеннән 8 яшьлек Әмирхан белән сеңлесе Әдилә “Теләкләр чыршысы”ннан самокат һәм велосипед сораган булганнар. Бүген Кыш бабай һәм Кар кызы аларның теләкләрен үтәде. Яшь ярымлык Әмилә дә бүләксез калмады. Һәм, әлбәттә, табынга Яңа ел күчтәнәче.
Кыш бабай һәм Кар кызы Сабадан Сәфәровлар йортына да сугылдылар. Аларның олы кызлары Наилә музыкага гашыйк икән. Моны раслап бик оста итеп пианино-синтезаторда да уйнап күрсәтте. Хәзер исә Кыш бабай кулыннан гитара да кабул итеп алды. Теләкләр әнә шулай көтмәгәндә чынга аша: хәзер аның ике музыка коралы бар. Рәсемнәр ясарга яраткан сеңлесе акрил буягычлы булды. Балаларның ничек шатланганнарын күрсәгез!
Кыш бабай һәм Кар кызы Шәмәрдәннән Вәлиевлар гаиләсеннән конструкторлар җыярга яраткан Абдрахманга да бүләк-сюрприз тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев