Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Телебезне хаталардан арындырыйк!

Әлегә Саба районыннан элмә такталарда хата табып “Халык контроле”нә җибәрүчеләр юк. Шуңа күрә сабалыларның конкурста кат­нашуда активлашулары со­рала.

Мәгълүм булганча, Татар­станда  1 апрельдән 1 ноябрьгә ка­дәр татар телендә языл­ган мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йорт­лар­ның аншлагларындагы исем­нәрдә һәм язуларда хаталар­ны ачыклау буенча конкурс бара. Әлеге  конкурста катнашу өчен элмә такта тулысынча күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр җибәрергә кирәк. Моның өчен  Дәүләт хезмәтләре порталында теркәл­гән һәм Бердәм идентифика­ция һәм аутентификация системасы (ЕСИ) аша авторизация үткән булу шарт.  Төгәл адресны күр­сәтү мәҗбүри. Мониторинг   күр­сәткәнчә, әлегә Саба районыннан элмә такталарда хата табып “Халык  контроле”нә җибәрүчеләр юк. Шуңа күрә сабалыларның  конкурста кат­нашуда  активлашулары  со­рала. Иң  күп  фотоматери­ал  җибәргән   10  кешегә   кыйм­мәтле призлар тапшырыла­чак. Җиңүчеләр берничә номи­нациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев