Телнең киләчәге үзебезнең кулдамы?
Милли мәсьәлә
Бервакыт танылган шагыйрь Рәсүл Гамзатов Парижга баргач, тамырлары авар булган бер рәссамны очрата. Дагыстанга кайткач, ул рәссамның туганнарын эзләп таба. Әнисе дә исән була. Шунда ул кинәт сорап куя: “Сез аварча сөйләштегезме?” “Юк. Без тәрҗемәче аша сөйләштек. Мин – рус, ә улыгыз – француз телендә”,– ди шагыйрь. Ана кеше битен кара фата белән каплый да: “Син ялгышкансың, Рәсүл, минем улым күптән үлгән. Ул минем улым булмаган”, – ди. Ана кеше телен оныткан улын кичерми. Бик гыйбрәтле хәл.
Шөкер, бездә, татарга тылмач кирәкми, дигән әйтем яши әле. Тәрҗемәчесез аралашабыз. Шулай да тел мәсьәләсе күпләрне уйландыра. Чаң кагучылар да, балаларының рус классларында укуына шатланучылар да бар. Мәктәптән соң Казанда укый башлаган егет-кызлар: “Рәхмәт, әни, ярый, татар сыйныфына бирмәгәнсез”, – дип торганда кайсы ана күңелендә шатлык хисләре тулмас. Димәк алар фикеренчә, гаилә дөрес юлда булып чыга.
Узган атнада “Өлкәннәр” клубы утырышында да тел мәсьәләсе күтәрелде. Ветераннар советы канаты астында оештырылган клуб инде 15 ел эшли һәм төрле даирә вәкилләре белән йогынтылы очрашулар үткәрә. Бу юлы утырышка “Саба таңнары” газетасы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлов чакырылган иде. Ул цифрлаштыру шартларында абунәчеләргә татар телендә барып ирешүче район матбугатын чыгару эшчәнлеге белән таныштырды.
“Без газатаның кәгазь варианты белән генә тынычлынып калмыйбыз. Электрон газетабыз да бар. Андагы язмалар белән “Саба таңнары” сайтында Россия төбәкләрендәге, хәтта чит илләрдәге якташларыбыз, милләттәшләребез дә танышып бара. Өлкәнәя барган саен туган туфрак тарта, кызыксыну арта, әмма туган җиргә кайтып яшәү мөмкинлеге юк. Шул вакытта ерак араларны электрон газета якынайта, якташларыбыз аның аша районда булган яңалыкларны күзәтеп бара ала. Бу исә үзара элемтәдә торуның бер варианты”, – диде мөхәррир.
Клуб әгъзаларын татар конгрессының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге дә кызыксындырды. Төрле фикерләр яңгырады. Җирле бүлекчәнең милләтебезнең тел сакланышын кайгыртуда башлап йөрүче ролен һәр вәзгыятькә аерым якын килеп көчәйтү зарурлыгы турында әйтелде.
Сөйләшүгә ТНВ каналында “Заман көзгесе” тапшыруларын алып баручы Илзирә Юзаева да килеп кушылгач, җанлы әңгәмә “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүгә әверелде.
Габит Фәрхетдинов, клуб җитәкчесе. Безнең клуб республикада атна саен эшләүче бердәнбер өлкәннәр клубы дип беләм. Очраклыдан очраклыга гына җыелмыйбыз. Темалар төрле. Безне кызыксындырган проблемалар күп. Әйтик, Татарстан өлкә буларак үсә, барлык күрсәткечләр яхшыра, ә татар бетүгә таба бара. Бу бит парадокс. Димәк, Республика губерна формасында бер канаты белән селкенә, икенче канаты аска салынып төшкән. Республика гап-гади губерна булып калмасмы дигән күңелсез фикер дә туа. Бәхәсләшеп тә китәбез, ачулашынып та алабыз. Без, клуб оештырылгач та, 30ар кеше җыела идек. Хәзер кими, өлкәннәр арабыздан китә. Яшьрәкләр килми. Аралашырга теләмиләрме яки без аларны җәлеп итә алмыйбызмы – шундый сораулар да туа.
Илзирә Юзаева. Ә чыгу юллары бармы соң? Сезнең тәкъдимнәргә колак салалармы?
Габит Фәрхетдинов. Чыгу юллары бар, әлбәттә, тәкъдимнәр күп, аны тормышка ашырырга кирәк. Минем өлкәннәр клубы исеменнән матбугатта шушы темага багышланган 50гә якын язмам чыкты, зыялыларга да атап яздым. Без татар конгрессы җирле бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Халык белән эшләү җитми, үзара элемтә юк. Бөтен бәла шунда: граждан җәмгыяте эшләми. Бу хакта еш сөйләшәбез, фикер каршылыгы да туа. Өлкәннәр кайсы килешә, кайсы килешми.
Муса Абдуллин, клуб әгъзасы. Мин нигездә тарих белән кызыксынам. Сабаның өлкән буын кешеләре белән аралашам, борынгы чыганаклар эзлим, табышларга да юлыгам, күп кенә архивларда булам. Шушы темага багышланган китабым да чыкты. Татар теле югалуга бик борчылам. Телне саклап калу өчен чараларны мәктәп укучылары арасында үткәрергә кирәктер. Алар алдында чыгыш ясаганда татарларның килеп чыгышы турында аңлатырга тырышам. Саба тарихын сөйләгәндә дә фактларга таянам. Яшьләрнең тарих белән кызыксынуларына, телне белүләренә шатланам. Алар да еллар узу белән безнең шикелле кешеләр булырлар. Шул вакытта, безгә өлкәннәр шулай сөйләгәннәр иде, Саба тарихы шулай булган, татарлар шулай барлыкка килгән бит дип искә алырлар. Эшне яшьләр арасында алып барырга кирәк..
Илзирә Юзаева. Казанда бердәнбер татар мәктәбен саклап кала алдык. Һәм бернәрсәгә дә карамыйча, татар телендә укытуыбызны дәвам итәбез. Кайчандыр бер мең бала укыган Саба гимназиясе дә татар мәктәбе булган. Сезнең бу турыда уйлаганыгыз бармы? Бәлки ата-аналар белән сөйләшеп гимназияне үз тарихына янә кайтартып булыр иде.
Габит Фәрхетдинов. Әгәр дә бала мәктәптә татарча укыган икән, Казанга баргач та татарча белем алырга тиеш. Ә чынбарлыкта алай түгел бит. Шуңа күрә бу – вакытлы күренеш. Эзлекле процесс булмаганлыктан, ата-аналар шундый юлга басты.
Илзирә Юзаева. Милли мәгарифне күтәрү барыбер булырга тиештер. Бәлки бу сорау буенча һәм туган телебезгә мөнәсәбәткә карата берәрегезнең фикере бардыр.
Ләйсән Билалова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры. Мәгариф идарәсе җитәкчесен дә ел саен чакырып сөйләшәбез. Өлкәннәр аларга үзләренең тәкъдимнәре әйтәләр. Күпмедер фикерләр кабул ителә. Клуб утырышларына җитәкчеләрне чакырып үз тәкъдимнәрен белән чыгалар. Ниндидер уртак фикергә киленә. Конкрет юнәлешләр буенча, нәрсә көчебездән килә, кечкенә генә адымнарны ясый алабыз. Авыл хуҗалыгымы, мәгарифме ул, өлкәннәр һәр юнәлешкә үзләрнең тәкъдимнәрен җиткерәләр. Бөтен җитәкчелек аларга колак сала.
Раиф Шиһабиев, клуб әгъзасы. Хәзер балалар югары һәм урта уку йортларына керәләр. Аларда укыту рус телендә алып барыла. Шунлыктан ата-ана да баласын мәктәптә үк русчага өйрәтергә омтыла. Монысы факт.
Ләйсән Билалова. Бер караганда сез барыгыз да татар мәктәбен тәмамлаган, татарча гына сөйләшкән кешеләр. Бу сезгә югары уку йортын тәмамларга да, җитәкче булып эшләргә дә, шул юнәлештә үзегезнең китапларыгызны язарга да комачау итмәгән. Бу фикерне кайвакыт дөрес түгел дип саныйм. Кемдер Мәскәүгә хат язып бөтен эшне дә төзәтә алмый. Без үзебез булдыра алган дәрәҗәдә нәрсәдер эшләргә бурычлы. Әгәр дә сез дә кул селтәсәгез, моның белән инде килешеп булмый.
Зөфәр Әхмәтҗанов, клуб әгъзасы. Мин 1954 елда Шәмәрдән урта мәктәбендә укый башладым. Укытучылар безне, әгәр ике татар баласы үз телендә сөйләшеп тора икән, яныгызга рус егете килеп кушылса, татарча сөйләшмәгез, русчага күчегез, дип өйрәтәләр иде. Дөрес, моның зыянын күрмәдем. Шул елларда сөргеннәрдән язучылар кайта башлады. Алар мәктәпкә еш киләләр иде. Тел төпләре шул: татарлар татарча укырга тиеш. Шулай да зыялыларның балалары мәктәптә барысы да русча укыдылар. Эшчеләрнең балалары турында нишләптер уйламадылар. Аңа карап без дә төшеп калмадык. Институтларга керүчеләр да күп булды. Белемнәре җитмәсә керә алмаслар иде. Ә хәзер кечкенә генә балалар атасы-анасы белән русча сөйләшәләр. Без, өлкәннәр, моңа аптырыйбыз инде. Элек Сабада андый нәрсә юк иде. Әле кичә генә парктан баласын җитәкләгән ана чыгып бара. Татарча сөйләшәләр. Болар минем каршыга җитү белән русчага күчтеләр. Моны ничек аңларга? Ярый, мәктәптә русча укысыннар, ди. Ә нигә урамда, өйдә русча сөйләшәләр?
Менә шундый гамьле әңгәмә булды китапханәдә. Әгәрдә милләттәшләребез күңелендә телгә карата рухи ихтыяҗ бар икән, ул вакытта телнең киләчәге өметле. Бу мәсьәләдә битарафлык яшәп килгәндә, өметләр сыеграк. Ничек тә өметсезлеккә бирелергә ярамый. «Татар юрап китерер» дигән мәкаль бар. Матур уйлар белән яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев