Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекчелектә беренче квартал йомгаклары

Бу хакта сөйләшү “Нырты” предприятиесе базасында – Ике басу Арташ мәдәният йортында үткәрелде

 

 

Ике басу Арташ мәдәният  йортында  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Биредә терлекчелек тармагының 2024 елның беренче кварталындагы эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә  район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты.  Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышында әйтелгәнчә, 1 апрельгә  авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 288746 центнер сөт җитештерелгән.  Бу былтыргының шушы чорына  карата 5 процентка күбрәк.  “З.З. Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы, «Нырты», “ПМК.Чулпыч”, “Игенче”җәмгыятьләре савым һәм продуктлылык буенча лидерлар (122-111% ) булып торалар.    Шул ук  вакытта “Шытсу“ җәмгытендә, “Тимершык”, “Килдебәк/Туктар”, “Урта Саба”, “Явлаштау” бригадаларында узган  елгы  күрсәткечләрдән  чигенеп  эшләгәннәр.   Әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләренә район башлыгы алдында җавап тотарга  туры   килде.

   Мөгезле эре терлек ите җитештерүгә килгәндә, район буенча 12619 центнер (103%) тәшкил иткән. Барысы 3645 бозау  алынган. Шуның 1241е март аенда туган. Ит җитештерү  киметкән хуҗалыклар җитәкчеләре моның сәбәпләрен  аңлатып, алдагы  айларда  уңай якка  үзгәреш булачагына  ышандырдылар.   

 Авыл хуҗалыгы  предприятиеләренең 3 айлык  финанс  күрсәтечләрен идарә икътисадчысы Рушания Бәширова анализлады. Терлекчелек продукциясе сатудан барысы 1432452 мең  сум акча  кергән.  Бер литр сөтнең уртача бәясе 3 апрельдә 28,43 сум тәшкил иткән.  Авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт  хакы 17 процентка артып, 37242 сумга җиткән

Саба ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиев киңәшмәдә катнашучыларны малларга  түләүле хезмәт күрсәтүнең торышы белән белән  таныштырды. Хәзерге  көнгә хуҗалыкларның  берләшмәгә бурычлары 3 миллион сумга  якынлашкан.  Түләүле  хезмәт бәяләре   https://guv.tatarstan.ru/ сайтында   күрсәтелгән.

 Икенче  көн тәртибе буенча “Нырты” предприятиесе  җитәкчесе  Илъяс Дәүләтҗанов, икътисадчы Илдария Вәлиева хуҗалыкның финас-икътиадый хәле, алып  барылган  төзелешләр, хәл итәсе проблемалар турында  чыгыш   ясадылар. Идарә җитәкчесе  Гафур Хәсәншин   минераль ашламалар туплау кыр эшләренә әзерлектә  төп мәсьәлә булып торуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев