Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әти-әни назы кирәк һәр балага...

Үксез балалар язмышы- бүгенге көндә җәм­гыятебезнең генә түгел, гомумән, кешелекнең иң авырткан, йөрәк өзгеч проблемаларының берсе. 21 гасырда, яңа технологияләр чәчәк аткан заманда яшибез, сугышлар юк, тамаклар да тук, өсләр дә бөтен. Әмма ятимнәр саны гына кимеми.

Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган баланың хокукларын яклау, аларны тормышның яман күренешләреннән саклау турында кайгыртуны хөкүмәтебез дә үз җаваплылыгыннан төшерми. Район опека һәм попечительлек бүлегендә бүгенге көндә ятим калган һәм әти-әни назыннан мәхрүм булган 143 бала исәптә тора. 16 гаиләдә 22 баланы опекунлыкка, 20 баланы 14 гаиләдә тәрбиягә, 42 баланы (37 гаиләдә) уллыкка-кызлыкка алганнар. Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 59 бала Югары Утар балалар йортында тәрбияләнә.

Үксезләр язмышы... Бер ятим елаганда- бөтен җир шары тетрәр, диләр. Барысын да әти-әниле итеп булмый, билгеле. Әмма янәшәбездә язмыш каккан сабыйларны үз канаты астына алып, йөрәк җылысын сала алган мәрхәмәтле кешеләр барлыгы тормышка башкача карарга өнди. Шәфкатьлелек, изгелеклелек бетмәгән әле йөрәкләрдә. Байлар Сабасында яшәүче Ганиевлар нигезендә дә әнә шул олы төшенчәләр яши.

Уллыкка бала алу уе җи­ңел генә килми Эльвира күңеленә. Беренче никахы таркалганнан соң, бәлки башка гаилә дә корып булмас, киләчәктә үземә таяныч булыр,бер ятимне бәхетле итим дигән уй-ниятен иң якын кешесе- әнисе белән уртаклаша. Ана кеше дә кызының изге теләген хуплап ала. Бергәләп документлар җыя башлыйлар. Тиздән инде Чаллы балалар йортында 4 яшьлек Эмиль белән беренче күрешү була. Тиешле таләпләрне, медицина күзәтүләре үтә торгач, тагын 4 айга якын вакыт үтеп китә. Эльвира әле тагын бер олы эш- йорт салу мәшәкатенә керешкән була. Яңа нигездә эш төгәлләнгәнче Эмильне балалар йортыннан барып алалар. Әмма сабыйның сәламәтлеге ягыннан тайпылышлары булуы ачыклана. Бу көтелмәгән хәбәр Эльвираның күңелен әз генә дә төшерми, киресенчә, ул сабыйга йөрәгендәге барлык назын, җан җылысын бирергә тырыша. Эмиль Эльвира бәхете өчен туган бала диярсең - тиздән яшь хатынны язмыш үзе кебек ялгыз яшәүче Рөстәм белән кавыштыра. Никахлашкан парлар гаилә учагын инде яңа нигездә дөрләтеп җибәрәләр.

Тагын бер елдан Эмильгә энекәше-Ибраһим дөньяга аваз сала. Ганиевларның яши торган йортлары җыйнак кына, шулай да ике балага да яхшы итеп җиһазландырылган аерым бүлмәләр бирелгән. Зал ягында спорт белән шөгыльләнү өчен махсус корылма өчен дә урын булдырылган. Йорт эче ялт итеп, көлеп тора.

Тиздән өченче сабыен көтүче Эльвира “Торак мәйданын тагын зурайтырга исәп бар- янкорма өчен фундаментын салып, төзелеш кирәк-яракларын әзерләп куйдык инде”,- ди, тәрәзә аша шул урынны күрсәтеп. "Балаларга гаиләдә рәхәт, иркен булсын, мохтаҗлыкны тоймасыннар иде инде,- дип, әңгәмәгә әти кеше кушыла. -Без үзебез дә гаиләдә биш бала үстек. Эш белән чыныгып, кечкенәдән кул арасына кердек. Шуңа улларыбызны да хезмәт белән тәрбияләргә тырышам.Чүкеч тотып эшлим икән, эш коралын аларга да тоттырам. Кызыксыналар. Эмильгә дә, Ибраһимга да бертөрле караш, икесен дә бертигез яратабыз”.

Эмильнең әнисеннән улының кая тәрбияләнүен яшермәгәннәр. Яман гадәтләр белән дуслашкан ана шалтыратып хәл белешкәли икән. Шулай да Эльвира Эмильнең бу гаиләдә гомерлеккә калачагына шикләнми."Өйне дә зурайтабыз, үскәч, өйләнер, бергә яшәрбез"-ди улының аркасыннан сөеп. Балаларны тәрбияләүдә ике як әниләре бик ярдәм итәләр. "Әбиләр иң яхшы психологлар" - ди Эльвира. Әлбәттә, хөкүмәтнең мондый гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтүләре өчен дә канәгать булуларын яшермиләр. "Безгә матди яктан бигрәк - Аллаһ ризалыгы өчен кылынган әҗер савабы кадерле",- ди Эльвира. "Җәмгыятьтә ятимнәр булуы- динсезлекнең ачы нәтиҗәсе ул”, - дип өсти Рөстәм. Нәни чагыннан ук тормышның явыз яклары белән күзгә-күз очрашкан, башка мохиттә беренче тәрбия үрнәкләре алган Эмиль белән башта әни һәм бала арасында гына була торган җылы мөнәсәбәтне урнаштыру Эльвира өчен, билгеле, җиңел булмаган. “Мин моңа әзер идем иде инде, махсус әзерләү программасы үттем, индивидуаль консультацияләрдә катнаштым, бер-береңә ияләнү өчен вакыт, һәм сабырлык кирәк. Быел Эмилебез Кызыл Мишәдәге коррекцион мәктәптә 1нче сыйныфны тәмамлады. Аның уңышларын күреп сөенәбез”,- ди әни кеше. Бәхетле булып яшәргә туган, әмма “әни” сүзен әйтергә тилмереп үскән меңәрләгән баланың тагын берсе җылы ояны табып, әти-әни назы алып үсүенә без дә сөеник. Бәхетләре артып торсын!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев