Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әтием – горурлыгым

15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу безнең гаиләбез өчен дә үзенчәлекле көн, чөнки минем әтием – әфганчы. Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан җибәрелгән әтием өчен солдат чоры –пуля сызгырулары, мина һәм снаряд шартлаулары астында узган онытылмас хатирәләр ул.

Минем әтием – Рөстәм Тәфкил улы Шәкүров, 1966 елның 6 гыйнварында Сабабаш авылында эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Башта Сабабаш башлангыч мәктәбен, аннары Килдебәк урта мәктәбен тәмамлаган. Ул агач эшкәртү машиналарының ин­же­нер-механигы һөнә­рен сайлау сәбәпле, 1983 елда Мари-Эль Рес­публикасының Йошкар-Ола шәһәрендәге По­литехник институтына укырга кергән. Бе­­ренче курсны тәмамлагач, әтием хәрби хез­мәткә алынган. Аны 1984 елның 27 июнендә Әф­ганстанга сугышка алып китәләр. Башта алар Төрекмәнстан Республикасы башкаласы Ашхабад шәһәрендә 6 ай әзерлек курслары үтәләр. Аннан ул хезмәт иткән частьне Әфганстанның Шинданд провинциясенә хезмәткә җибәрәләр. Ел ярым взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткәннән соң, үзенең туган йортына исән-сау әйләнеп кайта, аннан укуын дәвам итә. 1990 елда укуын тәмамлап, Саба урман хуҗалыгына өлкән энергетик итеп эшкә билгеләнә. Хезмәтен 2009 елның февраленә кадәр башкара. Шул елларда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әтием каты авырып китә һәм гомерлеккә инвалид булып кала. Хәзерге көндә әтием үзенең гаиләсе тәрбиясендә яши. Сугышта күргәннәрен һәрдаим исенә төшерә, дуслары турында сөйли. Үзләренә йөкләнгән заданиене үтәү максатыннан башкарылган операцияләр вакытында күз каршында мина шартлап һәлак булган иптәшләрен бүген дә сагынып искә ала. Шулай ук бездәгедән күпкә аермалы булган һава шартлары да хәтерендә саклана. Күләгәдә 65 градус эссе һава булуы, шунлыктан һәр солдатка махсус чәнечкеле үләннән кайнатылган кайнатма салып

баклашка белән биреп чыгарулары, ул гына җитми калганда ялгыш кына бер йотым су капкач, көчле дизентерия авыруы белән чирләп ятуын да онытмаган ул. “Ничек кенә булмасын, без хезмәттәшләрем белән беркайчан да күңелебезне төшермәдек, хезмәтебезне бетереп, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтачагыбызга ышана идек. Аллага шөкер, чыннан да безнең өметләребез чынга ашты. Ул шатлыклы көнне күрү бәхетенә дә ирештек”, – дип шөкер итә әтием.

Әтиемнең әфган халкына күрсәткән хезмәтләрен хөкүмәтебез дә югары бәя­ләгән. Ул Әфганстан Президенты Указы нигезендә 1988 елда “Воину-интернационалисту от благо­дарного Афганского народа”, 1988 елда “За мужество и воинскую доблесть, проявленные при выполнении интернационального долга”, 2014 елда “25 лет выполнения боевой задачи ВС СССР в Афганистане” дигән медальләр белән бүләкләнгән.

Быел әтиемә 53 яшь тулды. 2017 елның 12 февралендә әтием бабай булды. Аның Нурзадә исемле оныгы бар. Авыру булса да, әтием үзен бик бәхетле хис итә. Минем әтием – тырыш, уңган, кешелекле, ярдәмчел, һәркемгә үрнәк булырдай кеше. Мин аңа киләчәктә әнием бе­лән тигез гомер итүен, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклар теләп калам. Безне шатландырып тагын да яши күр, әтием! Син безгә бик-бик кирәк!

Галия Шәкүрова,

Лесхоз урта мәктәбенең 10

сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев