9 февраль 2019 яңалыклары
-
9 февральдә Сабабызда "Россия чаңгы юллары - 2019" ("Татарстан чаңгы юллары - 2019") массакүләм чаңгы ярышлары үтте.
Чарада 300дән артык катнашты. Иң элек стартка балалар бакчаларына йөрүчеләр басты.
-
Гүзәл Уразова коймак пешергән арада блиц-сораштыруга җавап бирә [видео]
8 февральдә Гүзәл Уразова шәхси инстаграм битендә кызыклы видео белән уртаклашкан. Ул анда коймак пешергән арада сорауларга җавап бирә. Туганнарына кунакка килгән арада, журналистлар да кереп чыккан икән. Әлеге видеода ул балаларына йомшак итеп ничек эндәшүе, начар гадәте, яраткан мультфильм геройлары, нинди сериалда төшәргә теләве хакында сөйли.
-
Виталий Агаповка Россия мәдәният министрыннан Рәхмәт хаты бирелгән
Артист үзенең дөрес юнәлештә булуы турында язган.
-
Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана
Көндез һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.
-
Әтием – горурлыгым
15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу безнең гаиләбез өчен дә үзенчәлекле көн, чөнки минем әтием – әфганчы. Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан җибәрелгән әтием өчен солдат чоры –пуля сызгырулары, мина һәм снаряд шартлаулары астында узган онытылмас хатирәләр ул.
-
Россия прокатына «Су анасы» әкияте буенча төшерелгән фильм чыга
Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.
-
“Татар-информ” 300 килограммлы кабанны фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә
“Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” проектының яңа чыгарылышында Федор Батков уникаль авырлыктагы кабан турында сөйләде.
-
Татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар
Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-курдем авылында татар зиратында җирләделәр.
-
Татарстанда Россиядәге беренче шәхси космодром төзеләчәк
Яңа мәйданчыктан космик туризм өчен ракеталар очачак.
-
«Башваткыч»та – әфганчылар
6 февральдә «ТНВ» каналында тарихи дата – Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган «Башваткыч» тапшыруында ТР хәрби комиссариатының Теләче һәм Саба районнары начальнигы Фәнис Закиров җитәкчелегендә районыбыз әфганчылары катнашты.
-
Биюче Нурбәк Батулла Җәлил премиясенә лаек булган
Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә.
-
Россия Пенсия фондында пенсияне ничек арттыру мөмкинлеге турында сөйләделәр
Мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында акча кертү турында онытмаска киңәш итәләр.
-
Кукмараның Мәчкәрә авылында "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерәләр
Монда крестьяннарның сөргенгә җибәрелү күренеше төшерелә.