Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Россиядәге беренче шәхси космодром төзеләчәк

Яңа мәйданчыктан космик туризм өчен ракеталар очачак.

Татарстанның Әлки районында шәхси космодром төзелергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости ракета-космик тармактагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Космодром «Космокурс» компаниясенең суборбиталь туристик ракеталарын җибәрү өчен булачак.

Хәзер компания Татарстан һәм Түбән Новгород җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бара. Яңа мәйданчык, кайсысы алдан ризалык бирә, шунда төзеячәкләр. «Ике төбәк белән суборбиталь туризм өчен мәйданчык бүлеп бирү турындагы сөйләшүләр ахырына якынлаша», — диде чыганак.

Мәйданчык булгач, «Космокурс» компаниясе «Роскосмос» дәүләт корпорациясе һәм башка структуралар белән ракеталар җибәрергә лицензия һәм рөхсәт алу турында сөйләшүләр алып барачак.

Компаниядә җиде урынга исәпләнгән әйләнеп кайта торган ракета һәм космик корабль эшлиләр. 200 чакрым биеклеккә очу 15 минутка сузылачак, аның биш минутында туристлар авырлыксызлыкта булачак. Ел саен 700 россияле космик туризмны сынап карарга теләячәк дип көтелә.

Беренче очыш 2025 елга планлаштырылган. Билет бәясе 200-250 мең доллар тәшкил итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | 12019

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев