Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана

Көндез һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Иртәгә, 10 февральдә, Татарстан территориясендә чагыштырмача җылы һава торышы хөкем сөрәчәк. Аязучан болытлы һава, бераз кар явуы ихтимал. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә температура -11 градус булса, аязганда -16 градуска кадәр. Көндез һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Республиканың төньяк-көнбатыш районнарында, шул исәптә Казанда җылырак булачак. Төбәкнең көньяк-көнчыгыш районнарында температура түбәнрәк.

Көньяк-көнбатыштан салмак җил. Юлларда бозлавык.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев