Тикшеренүдән баш тартса да
Суд карары катгый булды
Саба район буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Руслан Нәбиуллин районыбыз авылларының берсендә яшәүче 1959 елгы Рәшит Нигъмәтуллинга карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эшне карады. Быел 7 мартта Шәмәрдәннең Лермонтов урамында чит ил автомобиле барганда туктатылгач, ЮХИДИ инспекторы аның теле көрмәкләнүенә, йөзенең гадәти төсе үзгәрүенә, үз-үзен тотышы шушы вакыттагы вәзгыятькә туры килмәвенә игътибар итә. Ул медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Шулай булуга карамастан, суд аны РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә бәян ителгән административ хокук бозуда гаепле дип таба. Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә беренче тапкыр гына машина белән идарә итмәве җаваплылыкны авырайта торган шарт буларак бәяләнә. Хәзер Рәшит Нигъмәтуллинга суд карары нигезендә 30 мең сум штраф түләргә һәм 1 ел да 6 ай транспорт чарасы белән идарә итми торырга туры киләчәк.
Материал юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев