Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әтиләре белән бергә атладылар

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы тантанасы 8 майда авыл җирлекләрендә, ә 9 майда район үзәгендә үтте.

Ветераннарыбыз инде төркем-төркем түгел, ә бөртек-бөртек булып кына килделәр бу бәйрәм чараларына. Шуңа да карамастан, Бөек Җиңү тантанасының тәэсире, кыйммәте кимеми. Киресенчә, арта гына.  Соңгы елларда  “Үлемсез полк” маршының барлыкка килүе белән 9 Май бәйрәме халыкны елдан-ел үзенә тарта. Быел да меңнән артык райондашыбыз сугышта катнашкан әтиләренең-бабаларының  фотосурәтләрен тотып мәйданга чыкты. “Үлемсез полк“ акциясенә әтисе  фотосы белән Әлфия  Яруллина да кушылды. Кызыл Мишә авылында   яшәгән Миңнемулла  Хәмидуллин  17 яшендә кулына  корал  алган. Ленинград фронтында  сугышкан, Берлинга барып җиткән. Хәрби хезмәттә 1947 елга  кадәр  булган. Кызыл  Йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, Жуков  медальләре белән  бүләкләнгән. Сабадан әтисе фотосын  күтәргән Хәйдәр Галиев та горурлануын яшермәде.  1943 елда сугышка  алынган Хаҗип Галиев 1нче  Ерак Көнчыгыш  фронтында 84нче дивизиядә кавалерист-артиллерист булып хезмәт иткән, япон милитаристларына  каршы бәрелешләрдә катнашкан. “Әти “Японияне җиңгән өчен”  медале белән  бүләкләнә. “Батырлык өчен”  медале дә бар  иде дип хәтерлим. Әмма  алар белән мактанырга,   сугыш турында   сөйләргә  бер дә яратмады”,– диде  улы.     

 Ә Баһавиевлар,  Хафизовлар, Садретдиновлар гаиләләре “Үлемсез полк”акциясендә катнашырга  Казаннан, Яр Чаллыдан кайтканнар иде. Аларны Тенекидән яуга киткән өч бертуган Шәйхи, Зыя һәм Ислам Баһавиевлар белән горурлану хисләре берләштергән.  Шулай ук туган  елын олырак итеп    күрсәтеп 16 яшеннән  фронтка  киткән Борһан Садретдинов турында да   сөйләделәр. Разведротада хезмәт иткән  Шәйхи һәм капитан Зыя Баһавиевлар 1944 елда сугыш  кырында  батырларча һәлак булганнар. Аерым артиллерия  дивизионы  командиры  Ислам Баһавиев исә сугышны Прагада тәмамлаган. Аннан  соң да 1962 елга  кадәр Германиядәге совет гаскәрләре составында полк  командиры  урынбасары булып  хезмәт иткән.

  Батырлыгы өчен күп  медальләр, сугышчан Кызыл Байрак, Александр Невский, Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы  орденнары белән  бүләкләнгән. “Аның турында  материаллар   күп. Оныгы Сергей  Давыдов бабасы турында   күләмле очерк  та язган”, – диде Фәүзия Баһавиева. Фотосурәтләрдәге райондашлар безнең күңелләрдә әнә шулай мәңге калырлар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев