ТИМЕРДӘН ГӨЛЛӘР ҮРӘ
Кеше кулына корал алып нидер ясый икән, бу инде иҗат итү дигән сүз. Килеп чыгачак әйбернең сыйфаты материалдан һәм күбрәк остадан тора. Токарь эшен дә мин һич икеләнмичә иҗатка тиңләр идем.
Шуның өстенә ул әле бүгенге көндә Россиядә иң кирәкле булган һөнәрләр исемлегенә дә кергән. Димәк, аларга ихтыяҗ зур һәм булачак. Заманында Киров исемендәге колхозда (хәзер “Игенче”) токарь булып Хезмәт Кызыл байрагы орденлы Ингелиз абый Әскәров эшләде. Һөнәренең кирәклеген тоеп, 44 ел мактаулы хезмәттә булды ул. Пенсиягә чыккач та аңа күпләрнең йомышы тљште. Сиксәненче елларда “Социалистик татарстан” газетасында аның турында язылган зарисовканың исемен әле дә хәтерлим: “Тимердән чәчәкләр ясаучы”. Бик образлы әйтелгән. Хәзерге вакытта 86 яшендәге Ингелиз абыйның эшен аның шәкерте Марат Рамазанов дәвам итә. Остазының станок артындагы һәр хәрәкәтен отып калган 6нчы разрядлы токарь. Яныннан механизаторлар өзелеп тормый, әле бер деталь тотып керәләр, әле икенчесен. “Ансыз эш бармый, хәтта яңа запас частьләрне шомартасы-үзгәртәсе була,– ди баш инженер Ильяс Әскәров.– Бервакыт ремонттан кайткан двигательнең штуцеры сынып чыкты. Нишләргә дип торганда, Марат аны яхшырак материалдан кырып бирде. Март аенда токарьгә эш аеруча күп вакыт, техника ремонты бара бит. Шуңа вакыты бик тыгыз. Аннары урып-җыю чорында станогы яныннан китми. Ул әле, Айдар Нурисламов комбайнга утыргач, парк мөдире вазифаларын да башкара”.
Инженер эше тыгыз дисә дә, Маратка: “Токарь тимердән чәчәк ясый, дигән образлы чагыштыру белән килешәсеңме, синең һөнәрең иҗадимы?”– дип сорамыйча кала алмадым.
–Әйе инде, – ди ул. – Күңел биреп эшләсәң, чәчәк тә ясарга була. Станокны үз организмыңның бер өлеше итеп кабул итәргә, аны тоярга кирәк. Металга кыру кискечен якын китерүгә син аның катылыгын һәм каршылыгын белергә тиеш. Материалның эчке ягын алганда, токарь күзе белән күрмичә эшли. Әмма миллиметрның йөздән бер өлешенә дә ялгышырга ярамый. Техника эш вакытында килеп чыкса, брак ясаганыңны тиз күрәчәкләр.
Ул арада цехка руль ялгау шлицовкасы тотып тракторчы Габбас Закиров килеп керде. Сөйләшү мин аңламаган механизаторлар телендә барды. “Эшләп бирә аласыңмы?”– дип сорыйм токарьдан Габбас кулындагы бик катлаулы детальгә күрсәтеп. Марат Рамазанов икеләнмичә раслап баш кага. Эшкә үзлегеннән өйрәнгән ул, нинди һөнәр сайлавын яхшы белгән. Эшкә яңа кергәннәр һөнәр үзенчәлекләрен бер-ике ел эчендә үзләштерергә мөмкин дип уйлый. Ә районда буш торган токарь станоклары байтак бугай. Бары укучылар арасында, һөнәр сайлау алдында торучылар арасында токарь һөнәренең абруен гына күтәрергә, бу эшкә кызыксыну уятырга кирәк.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев