Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта Ленар алда бара

Соңгы көннәрдә “Саба” җәмгыя­тенең Тимершык бригадасы комбайнчылары Кызыл Мишә авылына якын кырларда “Подарок” сортлы арыш теземнәрен суктыруда эшләде.

Шимбәнең яңгырлы болытлары бу басуны урап үткәнлектән, эш тукталмаган. Кышлау шартлары на­чар булганда да гектарыннан 40 центнердан артык уңыш бирергә сәләтле “Подарок” сортын китереп чыгаручы авторларның берсе Мира Понамаренко селекция казанышы белән кызыксынып тора икән. Киңәшләрен бирә, өйрәтә дигәндәй. Быел “Подарок” бригада игенчеләрен уртача 31 центнер уңыш белән куандыра. “Әлегә гектарыннан шул чама чыгып килә. Арышны тагын 130 гектарда җыеп аласыбыз бар. Анда комбайннарны турыга суктыруга көйләргә җыенабыз. Бер гектардан алынган төгәл уңышны да шушы басу әйтәчәк”,– ди баш агроном Дамир Мөхәммәтҗанов..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев