Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкның «Кояшкай» балалары янгын сүндерү бүлегендә булдылар

Сабада «Бала-һөнәр» проекты дәвам итә

Районыбызда уңышлы дәвам итүче "Бала-һөнәр" проекты кысаларында бүген 129 нчы номерлы янгын сүндерү бүлегенә Тимершык авылының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде.

Очрашу барышында балаларга янгынны ничек булдырмый калу турында сөйләделәр, куркынычсызлык хезмәте телефоннарын исләренә төшерделәр, шаярып шалтыратуларның зыянын анлаттылар. Балалар үзләре дә активлык күрсәтте: "кысылып калган" песине коткардылар, саксызлык аркасында килеп чыккан "янгын"ны сүндерделәр. Балалар янгын сүндерүчеләрнең киемнәре, жиhaзлары, машиналары белән дә таныштылар, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең җаваплылыгына төшенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев