Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимурчылык эше дәвамчылары

5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелде. Саба районында хәзерге көндә шактый гына яшьләрне берләштергән волонтерлык хәрәкәтләре эшләп килә.

Аның  башлангычына  нигез  2012 елның  февралендә салынган  иде. “Балкыш” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә  Алабуга районы “Ариадна”  социаль-психолигик  ярдәм   күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан “Волонтер” хәрәкәте оештырылды. Шул вакыттан  алып укучы  яшьләр һәртөрле чараларда, хәйрия эшләрендә, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итүдә катнашып  киләләр. Хәзерге  волонтерлык штабы “Яшьлек, мәдәни-спорт үзәгенә күчте һәм Саба гимназиясендә, сәләтле балалар, кадет,  Явлаштау, Килдебәк мәктәпләрендә, Шәмәрдән лицеенда мөстәкыйль рәвештә волонтерлар эшли.  Берьяктан, аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә  күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Волонтерлар да шулай. “Без үзебез үткәргән чараларның  күбесенә  волонтерларны  да җәлеп итәбез. Сугышчан дан көне, игелеклелек атнасы дисеңме, “Россия балалары” операциясе, Экстремизмга – юк!” айлыгы дисеңме – барысы да алар катнашында   уза.  Өлкәннәр көне, инвалидлар атналыгы турында  әйткән юк. Шулай тәэсирлерәк һәм  йогынтылырак  килеп  чыга. Моның белән бала үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла,  җәмгыяте каршында үзен  җаваплы тоярга  өйрәнә”,– ди “Балкыш” үзәгенең   гаиләгә һәм балаларга социаль  ярдәм   күрсәтү бүлекчәсе  мөдире   Сания Мәгъсүмова...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Гимназия фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев