Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Әтине бүтән күрмәдек“

    Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-ча­га­ның исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенә­рәкләр уен белән мәшгуль. Ун яше дә тулмаган Саба кызы Флеранең мәгариф бүлегендә җыештыручы булып эшләүче әнисе урынына калган чагы була.

    “Бу көн бер дә онытылмый. Сугыш башланган дип әйттеләр. Әни хуҗалык милкен үзләштерүдә гаепләнеп төрмәдә утыручы әти янына Казанга чыгып киткән иде. Мине үзе урынына калдырды. Миңа төнгә таба укытучы булып эшләүче Наҗия апа Макаровага бирергә повестка тоттырдылар. Кап-караңгы, өйләрдәге керосин лампалары да сүндерелгән, тәрәзәләр капланган. Наҗия апаларны чак-көч эзләп таптым. Мин, 9 яшьлек кызның Сабаның ул ягына чыкканым да юк иде. Икенче көнне, Казанга беркемне дә кертмиләр дә, чыгармыйлар да икән, дигән сүз таралды. Без өйдә 4 бала, иң кечкенә сеңлемә 3 яшь, әти юк, хәзер әнисез дә калабыз икән, дип үкереп елыйбыз. Бәхетебезгә, әни кайтты. Ә менә әтиебезне бүтән күрергә туры килмәде. Төрмәдә утыргач, сугышка алмаслар дип уйлыйбыз. Иреккә чыгарына 5 ай кала, фронтка алып киттеләр. Гаиләсен күрергә дә кайтармадылар. 1943 елның 22 ию­лендә үлгән хәбәре килде. Өч­почмаклы хат иде ул. Бабайларга алып барып укыганнан соң, әниләрнең елавын күреп кенә, әтинең кайтмаячагын аңладым”,– дип искә ала күршем Флера апа.

    Гали (Мөхәммәтгали) Гарипов Калуга өлкәсе Ульяновск районы Поком авылында җирләнгән. Флера апа яшьрәк вакытта әтисенең каберен барып күрергә теләсә дә, хыялын тормышка ашыра алмый кала. Флера апаның ире Хәкимҗан Сөнгатов та сугышта катнаша, танк йөртүче була (фотода). Училище тәмамлаган егет Балтыйк буе фронтындагы канкойгыч сугышларда катнаша. 1944 елның көзендә Рига шәһәрен азат итү алдыннан Десна елгасын кичкәндә авиация һөҗүменә дучар булалар. Хәкимҗан Сөнгатов та каты яралана. Госпитальдә дүрт ай дәваланганнан соң,1945 елның мартында өенә кайта.

    Сөнгатовлар 53 ел тату гомер кичерәләр, 4 бала (Ринат, Ризәлә, Рафис, Резеда) үстерәләр. Инде АТХ начальнигы булып эшләгән Хәкимҗан абыйның вафатына 17 ел булган. Бүгенге көндә Флера апа кече улы Рафис, килене Зөлфия белән яши. Барлыгы 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар. “Сугыш безне әтисез үстерде. Инде оныкларымның балаларына без күргән авырлыклар килмәсен. Илләребез тыныч, күгебез аяз, тынычлыкта кайгы хәсрәт күрмичә яшәргә язсын”,– ди 88 яшьлек хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Флера апа.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: