Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төкле аягың белән, Кәрим!

Бүген районыбызда 2022 елда туган беренче сабыйны өенә озаттылар.

undefined

undefined

Ир бала 5 гыйнвар көнне 4 сәгать 35 минутта район бәби тудыру бүлегендә дөньяга килгән иде. Ул - гаиләдә икенче бала. Гаиләдә тагын ике яшьлек Самир үсә. Бәхетле әни белән әти – Сабада яшәүче Гүзәл һәм Рүзәл Миннегуловлар. Яңа туган малайның авырлыгы 3,500 килограмм, буе 53 см.

“Вакыты җитеп, җитлегеп туды сабый, бик тыныч, бәйрәм көннәрендә безнең тудыру бүлегендә бердәнбер бәби булды ул. Сау сәламәт үссен. Гүзәлне кабаттан үзебездә кыз бәби алырга көтеп калабыз”- диде акушер-гинеколог Гөлнара Вафина бәби белән әнине өйләренә озатканда.

Бәхетле әти белән әни сабыйга Кәрим исеме кушырга ниятлиләр. Бүген бәбине каршы алырга әби-бабайлары, туганнары, дуслары белән бергә район җитәкчеләре дә килгән иде. Миннегуловларны Саба муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, район ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов тәбрикләде.

Төкле аягың белән, Кәрим! Бәхетле, тәүфыйклы, иманлы булып үсүеңне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев