Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәктә махсус хәрби операциядә катнашкан Илназ Шириев белән хушлаштылар

Районыбызга янә кайгылы хәбәр килеп иреште.

 

Районыбызга янә кайгылы хәбәр килеп иреште. Донбасстагы  махсус хәрби операциядә Төбәк  авылы егете Илназ Наил  улы Шириевның гомере өзелде. Ул 2022 елның 28 сентябрендә мобилизацияләнә. Хәрби частьның укчы батальонында граната ату отделенисендә йөртүче булып хезмәт итә. Агымдагы  елның 27  февралендә сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Бүген Төбәккә Илназ Шириевны соңгы юлга озатырга   җирлек җитәкчеләре, ике баласы, авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары җыелды. Әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде.

 Хәзерге көндә әнисе Фәния Гыйльметдин кызының, әтисе Наил Хангәрәй  улының да да саулыгы какшаган, медицина ярдәменә мохтаҗлар. Әнисе утырып  кына  тора. Алар  йортта   ялгызлары гына   калды.

Авылдашы Фәһим Бикмиев Илназга багышлап шигырь генә түгел, хәтта поэма язган. Анда:

 "Язлар җиткәч кайтам",-дидем сиңа,

Үкенечле булды кайтуым.

Үкенечле икән табутларда

Капка төпләрендә ятуым.

Кичерегез инде, әткәй-әнкәй,

Саклый алмадым бит башымны.

Төшләремдә күрә идем кайчак

Сездә ашалмаган ашымны.

 

Йолдыз апам өзгәләнеп елый,

Күз яшьләрен булмый туктатып.

Әле күпме гомер узар икән

Аналарны шулай елатып? – дигөн  юлларны  укыйбыз.

Илназ Шириев кабат тормыш  кору турында  да хыялланган. Аның эчке  кичерешләрен Фәһим Бикмиев:

 Кабат мәхәббәтне тапкач кына

Өзелде бит яшьли гомерем.

Син җирләрдә калдың, ә мин монда

Ничек итеп ялгыз йөрермен?

Ике еллап күзәттем бит сине,

"Бу минеке" диеп уйладым.

Тик шулай да "яратамын" диеп

Эндәшергә һич тә кыймадым” дигән юллар аша ачып  бирә.

Әмма барысы да хыялда гына  калды.

МХО батыры Илназ Наил  улы Шириевның якты истәлеге авылдашлары,  райондашлары йөрәгендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев