Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель”дә – штраф тукталышы

Кичә Казан-Шәмәрдән юлының 108нче кило­метрында ЮХИДИ инспекторлары полиция хез­мәткәрләре белән берлектә исерек йөртү­челәрне ачыклау максатында үткәргән “Тоннель” операциясе барышында транспорт чараларын йөр­түчеләргә барысы 12 беркетмә төзелде.

Болар – балаларын махсус  утыргычсыз  йөртүчеләр (2), дәүләт номер билгеләрен  укылмаслык хәлдә тотучылар (2), иминият полисы рәсмиләштермәүчеләр (1), техник  яктан төзек булмаган машина белән юлга  чыгучылар (3). Техник талоны булмаган бер машина штраф тукталышына  озатылды.  Туктатылган 100дән артык  автомобильнең барысының да түләнмәгән штрафлары булу-булмавы тикшерелде һәм 2  йөртүче җаваплылыкка тартылды. Штрафларын түләмичә   йөрүчеләргә 2019 елда административ  кодексның 20.25нче статьясы буенча төзелгән беркетмәләр саны 44кә җиткән.

Фото: www.pixabay.com | Chronomarchie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X