Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӨЗЕКЛӘНӘ, ЯМЬЛӘНӘ САБА

Бу көннәрдә шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе чын мәгънәсендә төзелеш мәйдан­чыгын хәтерләтә. Экскаваторлар җир, котлован казый, “КамАЗ”лар чабыша, грейдерлар җир тигезли. Бер сүз белән әйткәндә, елдан-ел төзекләнә район үзәге, социаль йөзе үзгәрә.

Әле өч ел элек кенә Сабада, образлы әйткәндә, телеграмм баганалары сураеп тора иде. Хәзер алар юкка чыкты, ә телефоннар, интернет эшли. Инде чират ут чыбыкларына җитте. Шул максаттан бер айга якын Казанның МПК оешмасы Г.Закиров урамында электр кабельләрен җир астыннан үткәрү эше алып бара. Барысы 11 километр озынлыктагы линия үзгәртеп корылачак. Урамны ике яклап шахмат тактасы тәртибендә урнаштырылачак баганалардан төшкән ут яктыртачак. Реконструкцияне район электр челтәре финанслый. Подрядчылар эшне фатир-йортларда яшәүчеләр көнкүрешенә комачау­лык итмичә генә алып бара. Бары тик өйләрдән чыккан чыбыкларны җир асты кабеленә тоташтырганда гына утны аерып торырга туры киләчәк. “Сабада халык бик ачык күңелле, кунакчыл икән. Ярдәм итәргә тора. Хәтта эш беткәч үзегезгә сый-хөрмәт күрсәтербез әле, дип әйтүчеләр дә бар. Кунакчыллыкка җавап итеп, темпны тизләтәбез“,– ди прораб Николай Трунилов.

Тукай урамында төзекләндерү эше алып бару өчен капка төпләренә өем-өем кара балчык китереп бушаткан, канау казыган “Саба ПМК Мелиорация” җәмгыяте төзүчеләренә дә халык уңай карашта. “Беркем дә ризасызлык белдерми, төзеклек үзләре өчен бит. Барысы 1200 метрда яссы таш түшәп яңгыр сулары агу канавы ясала (фото), 74 йорт каршына торба салып калдырабыз..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев