Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп пассажир – бала

Республикада барган “Бала – төп пассажир!” оператив-профилактика чарасы кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Гөлгенә Гаянова һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе филиалы җитәкчесе Гүзәл Ягәфәрова Шәмәрдәндәге “Әкият” балалар бакчасына йөрүчеләр белән урамда акция үткәрделәр.

Балалар район эчке эшләр бүлегенең Шәмәрдән участогы начальнигы Айнур абыйлары Шәрәфиев биреп торган юл хәрәкәтен көйләүче таяк белән машиналарны туктаттылар, салондагы пассажирларның иминлек каешлары махсус утыргычларның эләктерелгәнме-юкмы икәнлеген тикшерделәр. Йөртүчеләргә буклетлар өләштеләр. Соңыннан бакчаның зурлар төркеменә йөрүчеләр юлларда иминлек сагында торучыларга “Юл фәне мәктәбе” дип исемләнгән театральләштерелгән чара күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев