Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТР Спорт миннистрлыгының ел йомгаклары буенча узган коллегия утырышында райондашларыбыз тәбрикләнде

«Сәламәтлек» республика спартакиадасында 1 урын- Саба муниципаль районында

  12 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «2023 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының йомгаклау чарасында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, «Минем спорт» АИС генераль директоры Андрей Марков катнашты.

Безнең мәктәп спортчысы Гайнуллина Залия физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү өлкәсендә III Бөтенроссия конкурсының «үз-үзеңне контрольдә тотуның иң яхшы көндәлеге» номинациясендә призер дипломы һәм «минем спорт»АИС-ның истәлекле призлары белән бүләкләнде.

"Сәламәтлек" спартакиадасында 1 урын алган өчен Саба муниципаль районы - Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев