Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Трактор бабай”

Районда узган гасырның 60нчы-70нче елларында юллар салуга зур өлеш керткән Фәйсхан абый Фәйзрахмановны өлкәннәр дә, яшьләр дә яхшы белә һәм ихтирам итә.

Бик йөремсәк, хәрәкәтчән кеше ул. Саба урамнарын еш урар, аралашырга яратыр. Әле күптән түгел Саба китапханәсенең уку залында "Өлкәннәр" клубының актив йөрүчеләр катнашында 85 яшьлегенә багышлап үткәрелгән портрет-кичәдә улы Марат та әтисенең иртә чыгып китә, кич кайта торган сыйфатын искә алды. “Яхшы трактор бирсәң, утырырга да мөмкин әле“,– дип тә өстәде. Оныклары да аның техника тирәсендә кайнашканын еш күргәннәр, шуңа да “Трактор бабай” дип йөрткәннәр.

Шулай булмый ни, Саба юл идарәсендә генә дә чирек гасыр “ДТ-74”белән дамба өйгән ветеран бит ул. Көненә ике яклап 100-150 метр юл полотносы күтәргән.

“Табигатьне яраткан. Балчык эттергәндә берничә урында тишелеп үскән агачларны имгәтми калдырган. Орымширмә белән Сатыш арасындагы имән һәм Саба урманы почмагында – Шәмәрдән юлы читендәге каен агачлары – хезмәт елларының бер истәлеге”,– дип сөйләделәр аның турында кичәне алып баручылар.

undefined

Ул елларда кышларын Орымширмә, Сатыш үрләренә бик күп кар салган. Фәйсхан абый Казанга иртәнге 6да кузгалучы автобуска сәгать 4тә юл ачкан. Яшьлегендә көрәш келәменә еш чыккан ул. Юлбатта (тумышы белән шушы авылдан) өч ел рәттән ветераннар арасында батыр да калган. Клуб әгъзасы Мәгъсум Галиуллин аның белән кар өстендә көрәшкән чакларын да онытылмас вакыйга итеп искә алды. Фәйсхан Мәннан улына "Татавтодор” филиалының кадрлар бүлеге начальнигы Ринат Зарипов, ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, "Өлкәннәр" клубы җитәкчесе Габит Фәрхетдинов һәм башкалар чын күңелдән матур теләкләрен җиткерделәр. Германиядә, Санкт-Петербургта яшәүче оныклары Ринат, Тимур видеокотлау җибәргәннәр иде. Туган як тарихын өйрәнүче авылдашы Илдар Сафин Юлбат дамбасын да Т-100 тракторы белән Ф.Фәйзерахманов күтәртүен, Юлбатта ачылачак музейда ветеранның тальяны һәм башка шәхси экспонатларыннан стеллаж булдыру күздә тотылуын да әйтте. Иң мөһиме, хезмәт юлын 1954 елда “Коммунар” комбайны ярдәмчесе булып башлап, уңышлары "Фидакарь хезмәт өчен" медале, "Хезмәт ударнигы" грамоталары, күпсанлы Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән, 11 оныклы юбилярны сырхаулар урап узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев