Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#ТӘТИ проекты эшли башлады

Соңгы вакытта социаль эшмәкәрлек буенча берничә төрле программа тормышка ашырыла һәм яңалары өстәлә тора. Агымдагы атнада актив хатын-кызларның «Хәят» оешмасы эшчәнлеген киңәйтә барып, "Тәти" дип исемләнгән проектны тәкъдим итте. "Тәти" клубының фәлсәфәсе - әни белән баланың күмәк үсеше.

Ана баласын бик күп нәрсәгә өйрәтә алган кебек, үзе дә баласыннан күп әйберләргә өйрәнә ала: эчкерсезлек, кызыксынучанлык, һәр вакыт үзеңә шөгыль табу. "Тәти" клубы үз эшчәнлеген шушы сыйфатларны балаларда үстерүгә, әниләргә ныгытырга ярдәм итүче чаралар үткәрүгә юнәлдерәчәк.

Узган чара барышында өч яшькә кадәрге нәниләргә җырлы-биюле уеннар, остаханәләр тәкъдим ителде. Балаларга әниләре ярдәме белән ясалган кул эшләре истәлеккә тапшырылды.  Суган утырту  уенын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул табигатьне саклауга, аңлы куллануга юнәлдерелгән иде. 40ка якын әни һәм бала үзара аралашып фикер алыштылар, күңел ачтылар. Мондый бәйрәмнәрне ешрак уздырырга дигән теләктә калдылар. Проектны тәкъдим итүдә катнашкан башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Илнур  Котдусов безгә аңлатканча, социаль  эшмәкәрлектә әлеге  юнәлешнең әһәмияте балаларны бакча  яшенә  җиткәнче үк төрле шөгыльгә тартуда декрет ялында утыручы әниләрне берләштерүдә,  аларның буш вакытын эчтәлекле итеп  үткәрүдә чагылачак.  

"Хәят" хатын-кызлар оешмасы "Тәти" проектның үсешен җәелдерергә ниятли. Алга таба да әниләрне һәм балаларны күңелле чаралар, күмәк остаханәләр, бәйрәмнәр көтә.

Клуб эшчәнлеген Инстаграмда @tati.club битендә күзәтеп бара аласыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X