Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган телне ярату мәктәпләрдә көчәя

Соңгы вакытта, ни кызганыч, татар теленең аралашу даирәсе кими. Шуңа барып җиттек, балалар бакчаларында да чаралар рус телендә уздырыла. Гәрчә анда рус милләтеннән бер бала да булмаса да. Милли телсез чаралар, мәктәптә, аннары уку йортына керү өчен русча имтиханнар. Мондый шартларга туган телне өйрәнү артык эшкә әйләнә. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.

Моның белән килешергә теләмәгән Татарстан туган телне саклау һәм үстерү буенча шактый тәҗрибә туплады һәм Федерациянең башка субъектлары белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында шундый белдерү белән чыгыш ясады. “Безнең белән сөйләшү җиңел түгел, безнең белән уртак телдә сөйләшсәң генә. Бездә, зур милли республикаларның берсе буларак, проблемалар күп. Туган телләрне саклап калу юлын табу өчен „тимер-бетон“ ки­ле­шү­чәнлек булырга тиеш. Конституциягә тө­зәт­мәләр дә хәлиткеч маддәләргә кагыла: тел нинди булырга ти-­еш…”– диде Шәймиев һәм бу  мәсьәләдә Россия  Президентын яхшы мөрәҗәгать әзерләргә кирәклеген искәртте.

Муниципалитетларда туган телне  саклау өчен  ниләр эшләп була, нинди кыенлык-киртәләр бар? Саба  муниципаль районы башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов белән  әңгәмәбез  шул хакта.

 –Расих Рәхимҗан  улы, саф татар районы буларак туган  телне  сак­лау­да үрнәк була  алабызмы?

  Чыннан да,  “Дәүләт  телләре   һәм   Татарстан  Республикасында башка телләр турында”гы  Закон барыбызга да зур җаваплылык  йөкли.  2017 елга кадәр аның    үтәлешенә бик  үк  игътибар бирелмәсә дә, хәзер  Хөкүмәтебез   моны җитди таләп итә башлады. Күптән  түгел Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Министрлар Кабинетында 2019 елда дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды. Барыбызның күзенә ташлана торган нәрсә,  ул – урам исемнәре, оешма-учреждениеләрдәге элмә такталар. Алар ике телдә   язылган икән, без әле язма телебезнең барлыгын күрә алабыз. Киңәшмәдә 2019 елда ике дәүләт телендә урам элмә язуларын рәсмиләштерү буенча республикада 100 процент эш башкарылганлыгы билгеләп  үтелде.  Безнең районда  да әлеге  юнәлештә проблемага  урын  калмады дияргә  була. Берничә пункт  буенча эшләп бетерергә  кирәк.  Сәүдә нокталарында  “Кулланучы почмаклары” бар.

  Аларның да татарчасы язылырга  тиеш һәм закон  үтәлешен тәртиптә салу максатында эш  алып  барыла.  Безнең депутатларыбыз татарча  яза да,  аңлаша да белә.  Районның  барлык  рәсми   сайтларында норматив -хокукый  документларны  ике   телдә   урнаштыру   буенча  эш  алып  барылды.   Муниципаль берәмлекнең    рәсми   сайтында  да район Советы,  башкарма  комитет   карарлары,  норматив-хокук  актлары, яңалыклар   ике  телдә  языла. Сайтның  яңалыкларын   карап   барабыз. Аңа   карата  таләп   үтәлә.  Соңгы  айда 300дән артык яңалык-хәбәр   бирелгән.  Һәм алар  да – татар һәм рус телләрендә. Гражданнар   нинди  дәүләт  телендә мөрәҗәгать   итә,  шул   телдә җавап  алырга хокуклы.  Монысы  да  безнең  районда 100 процент  үтәлә.  Русча   сорауга  – русча,  татарчага  татарча  җавап бирелә.

  –Милли мәгариф эше  ничек  куелган?  

  –Милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелә.     Районда милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек телләрне саклау, үстерү буенча муниципаль  программа нигезендә алып барыла. Телне сак­лауда мәктәп укытучыларының өлеше зурдан. Район мәктәпләрендә югары белемле 50 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.  Бүгенге көнгә  мәктәпләрдәге татар теле һәм әдәбияты кабинетлары зәвык белән, җирлек материаллары белән баетылып җиһазланган. Телне саклау һәм пропагандалауда олимпиадаларның роле зур. Халыкара, республика олимпиадаларында укучыларыбыз ел саен җиңүчеләр рәтендә. Татар теле һәм әдәбияты фәненнән республика олимпиадаларда катнашкан укучыларыбыз тиешле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булалар. Быелгы республика олимпиадасында 34 призлы урын булды. Халыкара олимпиада апрельда узачак. Бүген татар телен укытуда иң авыры  әти-әниләр белән эшләү. Әти-әниләр бердәм  фикердә булса,  татар телен өйрәнүдә каршылык күрмим.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев