Балалар «Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясендә дә актив катнаштылар.
Бөек бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Бу көннәрдә әлеге бәйрәмгә зур әзерлек чаралары бара. Шул исәптән «Тургай» балалар приютында да сугышта шәһит киткәннәрнең якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән күркәм чара оештырылды. Белгәнебезчә, бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт белдерүче символ- Георгий тасмасын киемгә беркетүнең күркәм традициясе яши. «Тургай» приютында тәрбияче Рузилә Бәшәрова җитәкчелегендә Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер - класс оештырылды. Балалар "Җиңү хаты" Бөтенроссия акциясендә дә катнаштылар.
Нет комментариев