Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыңлагыз, Саба сөйли!

7 май-радио көне

 "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе иҗат коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хөрмәтле коллегаларыбыз! Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә зур уңышлар, иҗат ялкыныгызның сүнмәвен-сүрелмәвен, яңа тапшырулар, кызыклы геройлар, күңелле хәбәрләр телибез.Гаиләләрегездә һәрвакыт иминлек булсын, сәламәтлек белән күңел тынычлыгында яшәргә язсын!
 

   2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә.

"Саба дулкыннары"ТРКсенең директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова үзе җитәкләгән коллективны һәрвакыт яңа эшләргә, проектларга рухландырып тора. Радиожурналистлар Гөлшат Галиәкбәрова, Гөлназ Вахитова , Гөлназ Гатауллина, Раилә Галәвина, Диләрә Җаббарова, тавыш операторы Илдус Әхмәтгалиев һәм башкалар "Саба дулкыннары" радиосында һәркөнне район, республика яңалыклары белән таныштыралар. Кызыклы сәхифәләр, интерактив уеннар, һәр кешегә якын темалар буенча игълан ителгән конкурслар тыңлаучыларыбызны битараф калдырмый. «Дулкыннар» бер Сабага гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мамадыш, Питрәч районнары халкына, хәтта курше Киров өлкәсенең кайбер районнарына һәм Малмыж шәһәренә дә ишетелә. "Серле йөрәк", "Чын күңелдән", "Күңелләр сафланадыр иман белән", "Каурый каләм эзеннән", "Яшәү яме - сәламәтлектә", "Тормыштан уйланулар", "Кулланучы колагына" исемле һәм башка тапшырулар кыска гына вакыт эчендә тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятып, аларның санын көннән-көн арттырып бара.

2018 елның 22 нче май көнне "Саба дулкыннары" радиосы "Дулкын" радиосы буларак эшли башлады. Радио тәүлегенә 24 сәгать эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев