Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укытучыларның август киңәшмәсе-2022

Менә-менә башланып китәчәк яңа уку елында белем бирү оешмаларына игътибар тагын да артачак. Беренчедән, Россия президенты Указы нигезендә 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Икенчедән, 1 сентябрьдән башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт стандартлары үз көченә керәчәк.

Өченчекөн, быел ачылачак мәктәптә үткәрелгән укытучыларның район киңәшмәсендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров та үзенең  чыгышын шул яңалыклар белән таныштырудан  башлады. Хәзер мәктәпнең беренче бурычы — тиз искерергә мөмкин булган мәгълүмат түгел, ә универсаль күнекмәләр бирү.

Аерым  предметлар буенча да яңалыклар кертелә. Мәсәлән, чит телне өйрәнүнең һәр дәрәҗәсе өчен укучының бу этапта күпме сүз белергә тиешлеге ачыкланган. Әдәбият курсында һәр сыйныфта укучы яттан белергә тиешле текстлар исемлеге бар. Төгәл һәм табигый фәннәр  курслары буенча база һәм тирәнтен өйрәнү дәрәҗәләре өчен аерым нәтиҗәләр барлыкка килгән. Технология дәресләрендә укучылар робот техникасы һәм программалаштыру нигезләрен, җайланмаларны интернет-вируслардан сакларга өйрәнәчәкләр, мультимедиа һәм график редакторлар белән эшләячәкләр. Ә тормыш иминлеге нигезләре курсын терроризм, кибербуллинг һәм Интернетта мошенниклык темалары тулыландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев