Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ул төзегән йортлар, биналар хәзер дә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә

Бу көннәрдә Мамалай авылында гомер кичерүче Мәхмүт Мөбарәкҗан улы Мараков 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Адель Билалов тәбрикләде.

     Мәхмүт Мөбарәкҗан улы Мамалай авылында туган. Шушы ук авылда 4 класс белем алган, 1945-50 елларда хуҗалыкта төрле эш башкарган. 1950 елда Новокузнецк шәһәрендә  ФЗОда укый, 1953 елда армия сафларына алына һәм аннан Хабаровск шәһәренә кайтып 1958 елга кадәр төзелештә ташчы булып эшли. 1959 елда шушы авыл кызы Зәйнәп белән гаилә коралар, ике кыз һәм ул үстерәләр.Тормыш иптәше белән 44  ел бергә матур гомер итәләр, кызганычка каршы, 2003 елда ул бакыйлыкка күчә. Мәхмүт ага 1973 елда Теләчедә тракторчылыкка укып, алдагы  хезмәт юлын техника белән бәйли. Төзелештә зур хезмәт куя. Ул төзегән йортлар, биналар хәзер дә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. 1970 елда  “Намуслы хезмәте өчен” В.И.Ленинның тууына 100 еллык медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы болынга су сибүдә, тракторда, комбайнда кыш көннәрендә шул ук төзелештә эшли. Хәзерге көндә аның 3 баласы, 6 оныгы, 6 оныкчыгы бар, ул Ходай биргән гомеренә сөенеп, улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев