Саба таңнары

Умартачы Хафизовлар

Бу көннәрдә район умарталыкларында кызу “урак өсте”: бал аерталар. Эссе җәй аркасында эшчән кортлар гадәттәгедән иртәрәк кузгалган. Инде алар әзерләгән затлы нигъмәтнең тәмен татып караганнар, быел бал куе һәм тәмле, диләр. Сыйфат ягына килгәндә, кайда-кайда, әмма Нырты яклары умарталыклары продукты начар була алмыйдыр. Беренчедән, табигате менә дигән. Икенчедән, биредә балчылык белән күп еллардан бирле бер нәсел – Хафизовлар шөгыльләнә. Бу хезмәттә зур тәҗрибә туплаганнар. Туганнар, билгеле инде, үзара ярдәмләшеп эшли, бер-берсен кыен хәлгә куймый.

Алар әйтүенчә, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесендә ике умарталык бар. Фәнил һәм Нәҗип Хафизовлар (әтиләре бертуган) эшләгәнен узган ел гына яңа урынга күчергәннәр. Кортлар өчен барлык шартлар да булдырылган. Тирә-юньдә нектарга бай үләннәр – синяк (зәңгәр чәчәк), фацелия, донник, карабодай үсә. Юкә агачлары да ерак түгел. Яңа умарталыкка 200дән артык корт оясы урнаштырылган. Без килгәндә Хафизовлар еллык хезмәте җимешен җыя – бал суырта иде. Ярдәмгә күршедәге умарталыктан Фәнилнең энесе Марат Хафизов та килгән. Җәйге каникулда уллары Фәннур белән Рәсүл дә әтиләренә булыша. “Без бит әле 2012 елдан корт аналарын ясалма аталандыру буенча да эшлибез. Махсус җиһазландырылган лабораториябез бар. Инструменталь аталандыру – ювелир төгәллегендә башкарылучы технология. Соры кортлардан микроскоп аша шприц ярдәмендә спермалары җыеп алына. Шул орлык углекислый газ белән наркоз бирелгән ана корт аналыгына кертелә. Гомумән, нечкәлекләре бик күп, без яңа технологиягә Рязань өлкәсенең Рыбный шәһәрендә өйрәнеп кайттык. Инструменталь аталандыру умарталыкларны яхшы нәселле, үрчемле корт аналары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә”,– дип аңлатты Марат Хафизов.

“Нырты” хуҗалыгы урта рус нәселле бал кортларын үрчетү белән шөгыльләнә. Корт пакетларын чит төбәкләргә күпләп саталар. Соңгы вакытта Воронеж, Оренбург, Тольятти, Ярославль якларыннан килгәннәр. “Татарстанда агрессив булмаган, чакмый торган карника токымына өстенлек бирелсә, Воронеж умартачылары кабат урта рус нәселлегә күчәргә тели. Ярославльдән килүче үзе ясаган агач куышына оя күчерү өчен дә корт пакеты сатып алды. Кортларны табигатькә җибәрү турында хыялланучылар да бар”,– диләр Хафизовлар.

Менә шундый аларның табигать кочагындагы мавыктыргыч шөгыльләре. Җәй көне бал кортлары Хафизовларны умартага “бәйли дә куя”. Чөнки аларның кайчан күч аерасын белеп булмый. Чакырылмаган “кунаклар” да килеп чыккалый икән. Бервакыт Марат кич белән умарталыкка җәяүләп менеп барганда 500 метрдан балаларын иярткән аю күргән. “Кап-каралар. Мин аларны башта кабан дуңгызлары дип торам. Умартага кермәсеннәр өчен читкәрәк балы алынган рамнарны куйган идем, шуны ялап китәләр. Беркөнне моны эшләргә оныткач, умартага керделәр, әмма зыян салмадылар”,– ди ул. Шулай да бал кортларына аюлар түгел, басуларны агулау зыян китерә. Умартачылар 2019 елда ук кортларның күпләп үлүеннән чаң суккан иде. Шунысы куанычлы, Хафизовлар андый проблема белән очрашмаганнар. Марат Хафизов карабодай кырына да алып чыкты. Үләннәр шау чәчәктә. Димәк, икенче тапкыр бал аерту да уңышлы булачагына өмет бар.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: