Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Умартачылар нигә чаң кага?

Аңлашып эшләү райондагы бал кортларын һәлак булудан саклый ала

   Өченчекөн  Олы Нырты  мәдәният йортына район умартачылары җыелды.  Киңәшмәдә шулай  ук агрономнар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте белгечләре,  Россельхозцентр вәкилләре катнашты. Умартачылар үзләренең хәл итәсе проблемаларын уртага  салып   сөйләшү зарурлыгын социаль челтәрдәге төркемнәрендә дә күтәргән булганнар. Җыелышны  алып  барган авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты  Илшат Нурмиев чыгышында әйтелгәнчә,  районда 350дән артык умартачы бар. Киңәшмәгә аларның иң  актив дигәннәре  килгән  иде.  Иң элек сүз “Биопрепараты” фәнни-җитештерү  институты директоры,  биология  фәннәре  кандидаты Римма Ибәтуллинага бирелде.

Билгеле булганча,  игенчелектә пестицидларны дөрес кулланмау умартачылыкка зур зыян сала. Уңышны  саклап  калу  өчен агуларга  да   кирәк, әмма бал кортларыннан башка да булмый. Россия авыл  хуҗалыгы культураларын  серкәләндерү  өчен 7 миллион  корт  семьясы  кирәк. Ә аларның   саны,  киресенчә,  соңгы 10  елда 4,5 миллионнан 3,1 миллионга  кадәр  кимегән.  “Умартачылык  буенча Россиядә лидер  саналган  Татарстанда да проблемалар булды. Бигрәк тә рапс   күп  үстерелгән 2018-2019  елларда.  Хәзер   күп  хуҗалыклар  аннан  киттеләр. Әмма  терлекләр  өчен  аксым  чыганагы буларак, рапс  культурасын  саклап  калучы районнар бар. Альтернатив технологияләр  ярдәмендә аны  умартачылыкка зыян китермәсле итеп тә  үстерергә була”,– диде белгеч һәм пестицидларны биопрепаратлар белән  алыштыру  чаралары   күрергә  тәкъдим итте.  

Район  ветеринария берләшмәсе начальнигы  урынбасары  Сергей  Павлов умарталарны  паспортлаштыру, ветсанитар экспертиза  үткәрү, үлгән кортларны  лаборатор тикшерүгә җибәрү,  пробалар алу үзенчәлекләре  һәм  умарта тоту  кагыйдәләренә  кертелгән  үзгәрешләр белән  таныштырды. Хәзерге  вакытта районда 154  умарталыкның паспорты бар. Аларда  3941  корт  семьясы исәпләнә. Бу  чара бал кортлары һәм умарталык санын тәртипкә салу өчен күрелә. Бу юнәлештә эшне  тагын да  активлаштыру  мөһим.

“Россельхозцентр”  район бүлеге әйдәп баручы агрономы Әсгать Габдерахманов чыгышыннан  соң, умартачылар үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр.

Басуларны кортлар  өчен зыяны  азрак химик препаратлар белән  төнге  сәгатьләрдә һәм җилсез  вакытта эшкәртү, борчак  культурасын умарталыклар  урнашкан  урыннардан читтәрәк басуларда чәчү  кирәклеге турында фикерләр дә әйтелде. “Без  агрономнарны  гаепләмибез, шулай да  аңлашып  эшлисе иде. Хет агулау  вакытын  алдан  хәбәр итсеннәр  иде. Корт ояларын  каядыр  күчереп торырга да  мөмкинлек юк, томалап та  куеп булмый. Безнең дә табыш  аласы  килә”,– диделәр  киңәшмәдә катнашучылар. Умартачыларның кырларда корткычларга һәм  авыруларга  каршы   агротехник  чаралар  күргәндә кулланыла торган  препаратларга  алдан  заявка бирү тәртибенә  кагылышлы сорауларына идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты  Ринат Нигъмәтҗанов  ачыклык  кертте.

Безнең белешмә

Районда 2022  елда 364  умарта булган. Шуның 6 авыл хуҗалыгы оешмаларында, 17е– КФХларда, 338е  шәхси хуҗалыкларда теркәлгән. 2023 елның 1  апреленә барысы 7500 корт семьясы исәпкә  алынган.  Бу – былтыргының  шушы  чорына  карата 1565 башка  ким.  2022 елда 2183 центнер товарлыклы җитештерелгән. Иң  күп умартачылар Сатыш (30), Мишә һәм Килдебәк  авыл җирлекләрендә (22шәр) теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев