Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“УМЫРЗАЯ” ЕЛ БУЕ ҮСЕШТӘ

Терлек асрауның иң четерекле стадиясе аны эшкәртү һәм үз куллануыңнан артканын сату. Совет чорында шәхси хуҗалыклар итне хәзерләүләр конторасына тапшыра ала иде. Колхоз-совхозлар өчен Шәмәрдәндә ит комбинаты эшләде. Хәзер исә замана яңа форматта эшләүче кооперативлар оештыру ихтыяҗын тудырды.

Гомумән, соңгы берничә елда авыл хуҗалыгы кооперативлары төзүгә игътибар артты. Үзара хезмәттәшлекнең (Кооперация” сүзе латин телендә “хезмәттәшлек” дигәнне аңлата) максаты – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз продуктларын файдалы шартларда сатуда булышу. Чөнки кемдер җитештерү проблемаларыннан арынып бетә алмый, товарын сату өчен вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Әле сәүдә ноктасына илтеп тапшырганчы товарны эшкәртү кадәресе дә бар бит.

Шуңа да 2017 елда безнең районда төзелгән “Умырзая” эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын терлек асраучылар нигездә хуплап кабул итте. Башлангыч чорда кооперативка әгъза булып 13 крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиесе керсә, 4 ел эчендә аларның саны 18гә җиткән.

“Кооператив Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча бирелгән грантка төзелде. Шул акчага терлек чалу линиясе һәм үзебезнең илдә җитештерелгән суыткыч җиһазлары сатып алынды. Төп эшчәнлегебез терлекне хәләл технология буенча чалып, суытып, эшкәртеп сату. Итне Сабада ачылган ике сату ноктасына куябыз һәм аннан республиканың төрле районнарына һәм башка республикаларга озатабыз. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Продукцияне сатканнан соң, тиешле акча хуҗалыкларга күчерелә”,– ди Рамил Гарипов.

“Умырзая” тиз арада туклану продуктлары өлкәсендә үз урынын тапты. 2018 елда ук Мәскәү шәһәрендә узган “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, районыбыз данын яклады. Ит продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм сатуда югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Рамил Гариповка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министры тарафыннан Диплом һәм көмеш медаль тапшырылды. Быелның 21 октябренә булган нәтиҗәләр буенча да кооператив республика туклану продуктлары өлкәсе рейтингында 10нчы баскычта тора.

“Умырзая” эш күрсәткечләре буенча тотрыклы үсеш кичерә. Әйтик, 2018 елда 526 тонна ит сатылган булса, 2019 елда – 1219, 2020 елда 1614 тоннага җиткән. Быелгы күрсәткечләрдәдә уңай динамика күзәтелә. Кооперативның матди-техник базасы елдан-ел ныгый. Дүрт ел эчендә 11 автомобиль (5 автофургон-рифрежератор, 3 тере мал ташу техникасы, 3 җиңел машина) сатып алганнар. Котельный, ике склад төзегәннәр. Итне сөягеннән аеру, продукцияне вакуумлы пакетларга тутыру, фарш ясау цехында да хезмәт процесының туктап торганы юк. Ачылышны 4 эшче белән башлаган кооператив хәзер 34 кешене хезмәт урынлы иткән. Барысы да хезмәт хакларын вакытында алып бара.

Илфат Шәмсетдинов ит продуктын вакуумлы пакетларга тутыра

“Әлбәттә, ирешелгәннәр белән генә тукталып калмаска иде. Республика программаларында катнашуны дәвам итеп, ит эшкәртү цехы төзүне һәм җитештерү процессына казылык эшләнмәләре, ярымфабрикатлар чыгаруны кертүне дә планлаштырабыз”,– диде кооператив җитәкчесе.

Хәзер авылларда сугым вакыты якынлаша. Кышлыкка дигән үгезне үзләрендә чалмыйча, “Умырзая”га китерүчеләр дә байтак икән. “Бер дә интегеп ятасы юк. Килеп алып китәләр, кисәкләргә аерып китереп бирәләр. Җан рәхәте»,– ди 3 ел кооператив хезмәтеннән файдаланган танышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев