Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Уңыш көткәнгә түгел, эшләгән коллективка килә

Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Курсабаш” җәмгыятенә багышлана

Максатчаннар гына алга чыга

Ирек Җиһаншин,

җитәкче:

Районның төньяк-көнбатыш өле­шендә урнашкан һәм дүрт  авыл кергән “Курсабаш” җәмгыятенең 3100 гектар  сөрү җирләре, 2 мең башка якын мөгезле эре терлеге бар. Барысы  100  кеше эшли  һәм   вакытында  хезмәт хакы  ала. Бер эшчегә уртача 31 гектар җир, 20 баш мал туры  килә. Әлбәттә,  аларга  уртак байлык итеп намуслы караганда гына хезмәттә  уңышка ирешеп була. 2025  елда  бердәм  хуҗалык  эшчеләренең  уртак тырышлыгы белән һәр гектардан уртача 34,2 центнер  уңыш  җыйнап  алынды. Фермаларда 6467 тонна сөт (2024 елдагыга  карата үсеш 108 %), 335 тонна ит җитештерелде. Бозауларның  тәүлеклек  артымы  яхшырды. Иген һәм ит җитештерүгә киткән чыгымнар  кимү  ягына  үзгәрде. Мисалга, бер центнер ашлыкның үзкыйммәте 2024 елда 1091  сум  булса, былтыр 820  сумга  калды. Ит җитештерүгә  киткән чыгымнар 7 процентка  кимеде. Бер сыерга исәпләгәндә, сөт җитештерү 8691 килограмм тәшкил итте. Шуның 68 проценты  саву залына, калганы роботлаштырылган фермага туры  килә. Көнлек продукция күрсәткечләрендә аерма сизелерлек. Әйтик, “Делаваль”да савылган  сыерлар 24,5әр литр сөт бирсә,  робот алардан 29шарны  савып  ала.   Чагыштырулардан кайбер нәтиҗәләр  ясарга  урын бар.   

Хуҗалыкның  төп  акча кереме терлекчелек тармагына  туры   килә. 2025 елда  сөт сатудан 250,114 миллион  сум акча  керде. Сату   бәяләре югары торганлыктан,  хуҗалыкның  үз  көче белән   ашлык  салу  склад, азык базасы төзелеп бетеп, максатчан файдалана башладык. Моноазык  ашату сөттә май һәм  аксым балансын бер дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге  бирде. Алга таба махсус  программа  куелгач, терлек  азыгы тулысынча шунда гына  әзерләнәчәк.  Шулай  ук ит  сатудан  алынган  керем дә 23 процентка  артты. Мөгезле  эре терлекләрнең  уртача тәүлеклек  үсеше 869 грамм тәшкил итеп, 2024 ел  күрсәткеченә карата артыграк булды. Хуҗалыкның ит терлекчелеге ике бригадада алып барылып, Мичәнбаш авылында урнашкан фермада 530 баш мал тотыла. 2025 елда ай  саен 25 баштан артык 533 килограмм  авырлыктагы үгезләр сатылды. Малларның көрлелеге күрсәткечләрен тагын да яхшыртканда итне кыйммәтрәк бәягә   сату мөмкинлеге булачак.

Игенчелеккә   килгәндә. 2025 елда барлык бөртекле-кузаклы  культуралар  мәйданнарыннан 45186 центнер уңыш җыеп  алынды.  Шуннан  симәнәгә 564 тонна    калдырылды,  хезмәт  хакына – 92,  пай  җирләренә 85 тонна бирелде. Соңгы  өч  сезондагы  уңышка  анализ  ясасак, 2024-2025 еллар  коры  килгәнлектән планлаштырылган кадәренең  җыеп  алынмавы  күренә. Тиешле нәтиҗә  чыгарып, былтыр күбрәк сыек  ашламаларны куллануны  максат итеп  куйдык һәм шулай эшләнде дә. Җирне дә мөмкин кадәр  күбрәк  мәйданнарда  тирәнәйтергә тырыштык. Чәчү тирәнлегенә  дә зур игътибар бирелде. Нәтиҗәсе дә уңай. Былтыр КАСны  сиптергеч белән уҗым культураларын, күпьеллыкларны яф­­­рактан тукландырган  идек.  Быел тамырдан  кертеп карау да планда бар. Моның өчен бер агрегат  комплектлап,  көйләп  куелды.

2025 елда күп кенә техника һәм җиһазлар яңартылды. Атап әйткән­дә, катнаш азык заводы, “Кировец”, “БТЗ” тракторы, дисклы тырма агрегаты, пресс-җыйнагыч, үзтөягеч прицебы, кукуруз, үлән чәчкечләре, чизель сукасы,  сыек КАС ашламасы  өчен савыт алынды. Барлык  тотылган чыгымнар 46 миллион сумнан артты. Механизаторлар аларны оптималь файдаланып, вакытында техник карау  үткәреп, саклап кына тотарга бурычлы. Озакламый трактор һәм агрегатларның кыр  эшләренә әзер­леген тикшерүләр башланачак, аңа бүгеннән җиң сызганып керешергә кирәк. 

Хуҗалыкта тагылма агрегатлар ремонты дәвам итә. Тырмалар  куль­тиватор, чәчкеч агрегатлары төзекләндерелеп бетте.

2026 ел уңышына нигез салуга тукталып  китсәк, барлыгы 564 тонна сыйфатлы орлык салынды.  Язгы бодайны  105, арпаны – 590, солыны – 60, борчакны – 80, кукурузны 400, берьеллыкларны 480, күпьеллык  үләннәрне 200 гектарда чәчү планлаштырыла. Көзен 515 гектарда бөртекле культуралар туфракка  күмдерелеп калынды. Уҗымнар кышны яхшы гына  кичереп  килә. Үсемлекләрне тукландыру өчен 452 тонна  минераль  ашлама  алып  кайтып  куелды. Безгә күпьеллык үләннәрне яңартуны тизләтү,  чәчүдә агротехник  срокларга сыешу зарур. Хезмәттә уңышларга туган ягында яшәп калган, авылын  яраткан  кешеләр тырышлыгы белән ирешелә. Куелган максатка ирешүдә, төзелешләр алып баруда район хакимиятенең,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсенең дә ярдәмен даими тоябыз. Моның өчен район һәм идарә җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәм.

Джей-Си-Би ялкаулыкны сөйми

Моннан 30-40 ел элек яшел  масса таптап-тыгызлап тутырылган траншеядан вертикаль рәвештә кисеп сенаж алу иң авыр  эшләрнең берсе  иде. Ир-атлар башкара торган кул хезмәте. Чапкычың үткен булмаса, сенаж  киселми, масса сикереп кенә тора. Бер ат  чанасын тутыру өчен дә күп  вакыт  кирәк. Ул заманнар  артта  калды. Хәзер бу эш тулысынча махсус техникага йөкләнгән.  Хуҗалыкның  уңган  механизаторы Рәмис Рәхимуллинны JCB фронталь үзтөягечендә траншеядан сенаж  кисеп алган вакытында күрдек. Бик төгәллек күрсәтә, техникасына бер артык хәрәкәт тә ясатмый, кем әйтмешли, тешләгән җиреннән   өзә. 2014 елдан бирле  эшли торгач, куллары рычагларга тәмам күнегеп беткән.

“JCB  төзелештә дә, амбарда да, фермада да гел  кирәк. Кеше җитештерүчән  эшләсенгә  чыгарылган техника. Бер  уңайсыз  җирен дә   күрмим. Билгеле,  үзе  йөрми. Кышын да буран  вакытында иртәнге сәгать 5тә аяк өсте булып, эшкә керешергә  кирәк. Җәйләрен терлек азыгы төяүдә көн  узганы   сизелми дә кала. Хезмәт  хакларын көттермиләр,  ватылмасын гына”, – ди Рәмис.

Былтыр  аның техникасы 355  көн хезмәттә булган, механизатор 3330 эталон-гектарда  эш башкарган.

Ике торак бозаулар карый

Үз хезмәтен яратып башкарган кеше генә бер урында озак эшли ала. Алинә  Закированың да  һәр көнне иртә таңнан торып, Өчиле авылыннан Курсабаш фермасына  килә башлаганына 10 ел  узган. “Иртә таң” дигәне сәгатьнең  кече теле цифрблатның 3 саны тирәсендә булуы. Шул юлны көненә өч тапкыр үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта аны ике торак  яшь маллар көтә.  Берсендә тудыру  бүлегеннән  чыгарылган бозаулар. Алар әле  танкта җылытылган сөт эчә һәм  кечкенә  өйчекләрдә  яшиләр.

“Бу торакта 78 домник бар. Шулар тулганчы җыябыз. Соңгы 10 көндә –  10  февральдән 20сенә  кадәр 41  бозау чыкты. Икенче торакта олыраклар. Аларына витаминнар  салабыз, сенаж, печән, катнаш  азык бирәбез. Авырмасалар, эчләре  китмәсә, үсәләр, артымның 900 граммга җиткән  айлары  да була”, – ди Алинә.

Сөт муллыгы сәламәт бозаудан башлана. Санитар-гигиена режимын үтәү дезинфекция чараларын вакытында үткәрү, түшәмәнең коры булуы, микроклимат күрсәткечләрен (температура, дымлылык, вентиляция) нормативларга туры китерү пневмония, диспепсия һәм башка инфекцион патологияләрне профилактикалау өчен шарт булып тора. Шулай итеп, сөт муллыгы – нәсел потенциалы гына түгел, ә яшь терлекләрне ветеринария-санитар таләпләргә туры китереп үстерү нәтиҗәсе дә. Сәламәт бозау – югары продуктив сыерның нигезе.

Алинәнең тормыш иптәше Фаил Закиров та хуҗалыкта эшли, тракторчы. “Хезмәт хакларыбыз әйбәт, Аллага  шөкер, шулай  эшләп торырга   язсын”, – ди бозау  караучы.

Роботны алдый алмыйсың

2022 елда «Курсабаш»та 210 башка исәпләнгән яңа роботлаштырылган торак файдалануга тапшырылган  иде. Нәтиҗәдә сыер  савучы кадрларга ихтыяҗ да кими. Бер торакка  4 “Lely Astronaut”, безнеңчә “Ләйлә”  урнаштырылган. Әйтик, сөтне чиләккә сауган заманда бер савымчы көнгә куллары белән 25-30 сыерның имчәген тарта  иде. Йөз сөтлебикә булса, дүрт савымчы  кирәк. Көн саен. Ә Курсабаш роботлаштырылган  фермасында компьютер  каршында  утырган бер операторны – Рәис Рәхимуллинны  гына   күрдек. Торакта 177  сыер. Иң  кызыгы – сыерның  роботка тиз ияләшүе. “Савыгыз, җиленем тулды, дигән кебек робот станына үзе килеп  керә  ул. Дөрес, бераз «хәйлә» эшкә  җигелә. Аларны “тәмлүшкә” белән  алдыйлар. Компьютер имчәкнең сөт белән тулуын билгеләгәч, автомат рәвештә азык савыты алга чыга. Сыер  сыйланган арада эшкә робот-савучы керешә. Башта ул имчәккә җиңелчә массаж ясый, аннары турыдан-туры саву башкарыла, ә ахырда гигиеник чаралар үткәрелә. Һәр «Зорька»ның яки «Звёздочка»ның үзенә билгеләнгән сөт күләме бар, моны да компьютер исәпкә ала. Әгәр кайсы да булса сыер көн дәвамында робот-савучы янына килмәсә, система шунда ук сигнал бирә. Алты  сыер  савылмыйча  калган икән, Рәис Рәхимуллинның  компьютердан аларның номерларын ачыклаган  вакыты булып  чыкты.

“Бүген бер  сыерга  уртача 29,5 литр  сөт  күренә. Аерым алганда, 50 литр  биргәннәре дә бар. Мисалга,  55 номерлы  сыер 55 литр   сөт саудырган. Ул роботка 5 тапкыр  да  керергә мөмкин. Кайсы  вакыт аралыгында савылганы  да  күренеп тора. Робот барысын  да “хәтерли”. Сөте булмыйча, тәмлене ашыйсы  килеп кенә керсә, “Lely Astronaut”ның электрон датчигы аны ток белән чеметтереп  ала да, сыер чыгып китә. Роботны  алдый  алмыйсың”, – ди Рәис.

Муенчакка урнаштырылган махсус датчик ярдәмендә сыерның сәламәтлеген дә күзәтеп була: аның хәрәкәт активлыгы, гомуми хәле контрольдә тотыла. Шулай итеп, автоматлаштырылган система җитештерүчәнлекне арттырырга гына түгел, һәр сыерга игътибарлы һәм сакчыл караш тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә.

Рәис  Рәхимуллин роботка 4  ел  хезмәт  күрсәтә. Аңарчы Казанда эшләгән. “Шәһәрдә  активлык  зур. Миңа тынычрак  эш  кирәк.  Шуңа  күрә  авылга  кайттым”,– дип аңлатты  шундый  карарга   килүен. Гаиләне Курсабашта  корган. Тормыш иптәше декрет ялында. Рәис  Рәхимуллин 2025 елда 342 көн эштә булган, роботка 4266 литр  сөт саудырган.

 

Сәламәт таналар формалаштыра

Сөт җитештерүдә югары продуктивлыкка ирешүнең нигезе – физиологик яктан дөрес үсеш алган, клиник яктан сәламәт таналар формалаштыру. Бу эш  Азат Корбангалиевка  йөкләнгән. Аның  фермада 5-7 айлык  тана   бозаулар  карый башлаганына  6  ел булган.

“Эшкә иртән сәгать 5тә  киләм. Өйләдән соң тагын торакта булам. Кайтып  киткәндә сәгать  3ләр-4ләр тула.  Бозауларны 3,7 центнерга  кадәр  үстерәм дә, орлыкландыруга озатам. Шулкадәр авырлык җыю вакыты ашатудан, нәселдәнлектән,  физиологик үзенчәлекләреннән тора  инде. Рационга  килгәндә,   200 баш бозауга көн саен  4 тонна  сенаж керә, микроэлементлар, икешәр  кило  фураж бирелә,  ваннага  җылы  су   килә.  Асларына гел салам кертелеп тора.  Яткан җирләре пычрак   булса,  мал  үсми.  Алар  өйрәтелгән  мал шикелле, һәрвакыт  үз урыннарына, чистага кереп  яталар. Ныклы контроль сорала, азыкны чәчә башласалар,   яңадан  җыеп  салам.  Күңел биреп  эшләргә  кирәк”, – ди Азат. 

Бозауларны  ай  саен электрон үлчиләр,  бер торактан  икенчелсенә куып   йөртмиләр хәзер. Электрон үлчәү  мәгълүматлары  турыдан-туры компьютерга тапшырыла, ялган  саннар  яза алмыйсың. 2025 елда ул бозаулардан 465,83 центнер үсеш алуга ирешкән. Азат Корбангалиев  Әтнә техникумында  механик белгечлеге   алган. “Шәһәрне  яратмыйбыз,  авылда  яшәү  күңелле”, – дип тә өстәп  куйды ул.

Уңган кулда – уңыш ачкычы

“Курсабаш” җәмгыяте эшче-хезмәткәрләре исемлегендә иң еш кабатланган  фамилия Рәхимуллин булса, Әхмәтҗановлар икенче  урындадыр. Шулар арасыннан Рәзилә Әхмәтҗанова терлекчелектә 30 елга  якын  эшли. “Делаваль”дә сыерлар  сава. Намуслы хезмәте  өчен 2020 елда  «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән. Рәзилә без булган  көнне көндезге сменага Дамир Шәйнуров, Фәнәвил Ибраев белән   килгән иде. Комплекстагы сыерлар саву залында үз урыннарына кереп урнашканчы, дезинфекция чаралары белән барлык сөтүткәргечләрне һәм җиһазларны җентекләп сөртеп чыктылар, юдырдылар, саву аппаратларын стерильләштерделәр. Биш группага бүленгән 465  сыерны  савып  чыгарга   кирәк. “Делаваль”гә берьюлы 24  сыер керә ала. Шуңа да бер  савымнан  икенчесенә күп  вакыт  узмый.

Күрсәткечләр белән гел  кызыксынып торалар. Рәзилә Әхмәтҗанова  2025 елда 12088 центнер  сөт сауган, комплекста иң  яхшы нәтиҗәгә ирешкән.

Әхмәтҗанова гаиләләре белән  фермада. Ире  Мөдәррис роботлаштырылган торакта  эшли.  Уллары Рәмис механизатор. Энесе  Илнар шулай ук алдынгы тракторчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев