Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урманчылар легендар остазларын хөрмәтләп чаңгыда узышты [+фоторепортаж]

Бүген Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.

Бәйгене урман хуҗалыгы  җитәкчесе  Илһам Рәхмәтуллин  ачып, командаларга спорт бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясауларын теләде, узыш тәртипләрен  аңлатты.

Ярышларда 8 команда – урман  участоклары, үзәк аппарат, селекция-орлыкчылык үзәге командалары  –ир-егетләр һәм хатын-кызлар 2×3 километрлы эстафетада узыштылар.  

 Беренче урынга көрәштә  Наталья  Иванова, Габделнур Мусин, Илшат Әхтәмҗанов составындагы селекция-орлыкчылык үзәге командасы җиңү яулады һәм зур Кубок  белән  бүләкләнде.  Икенче урында – Сабабаш  участогы (Нәгыйм Газизов,  Айрат Гайнетдинов,  Фәүзән Кәримов), 3нчедә –  үзәк аппарат (Азат Миңнеханов, Рәсилә Галиева, Инсаф  Сабирҗанов)  командалары. Шәхси  беренчелектә Наталья  Иванова белән Габделнур Мусин җиңүче булды. Пьедесталга шулай ук призерлар Нәгыйм Газизов, Азат Миңнеханов,  Раилә Галиева, Гөлчәчәк Сафина   күтәрелде.   Бәйрәмне Лесхоз  мәдәният  йорты хезмәткәрләре  чыгышлары  бизәде. Соңыннан  чаңгычылар итле ботка,  өчпочмак белән  сыйландылар.

Безнең  белешмә

Миңнеханов Нургали Миңнехан улы (24.03.1930 – 17.02.2001) урман тармагына 36 елдан артык гомерен багышлаган. 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгын (хәзер – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ) җитәкләгән. Нургали Миңнеханов Татарстан АССР урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгын алып баруның интенсив моделе кертелә, агач эшкәртү өчен җитештерү егәрлекләре булдырыла, шуның нәтиҗәсендә Саба урман хуҗалыгы ТАССР урман комплексы системасында алдынгы предприятиеләрнең берсе, социалистик ярышларда күп тапкырлар җиңүче була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев