Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урожай-2019

22 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Фирүзә” агитколлективы ООО СХП “Нырты” хуҗалыгының Арташ бүлекчәсе басу-кырларында механизаторлар-комбайнерлар һәм ашлык ташучы шоферлар каршында “Уңыш-2019” шигаре астында хуҗалыкта барган урып-җыю көндәлеген чагылдырып чыгыш ясадык.

Юлыбызны күкрәп үскән арпа басуыннан басулардан кайткан икмәкне туплап, җыйнап, урнаштырып эшләүче ындыр табагы эшчеләре янында тукталдык. Авыр хезмәтләрен мактап дан җырладык. Дүрт юнәлештә басуларга аш-су әзерләп чыгаручы ашханә хезмәткәрләренә 5 минутлык тәнәфес ясап, рухи ял бүләк иттек. Агит чыгыш барышында басуларда барган эшнең күләме: бүгенгесе көнгә суктырылып, җыеп алынган икмәкне комбайнерларның һәм шоферларның эш нәтиҗәләрен яктырттык. Бүгенгесе көндә басулардан 50% суктырылып, амбарларга кайтарылган. Комбайнерлар арасында бүгенгесе көнгә алдынгы булып: Миннегулов Илһам, Мусин Тәлгать 2 урында, Миннегулов Ильяс 3 урында баралар. Алардан әзгә генә калышып Кузнецов Николай, Габдрахманов Рашат, Попонин Николайлар баралар. Игеннәрне түкми-чәчми амбарларга алып-кайтып бушатуда яшь егет Мухарлямов Рашат алдынгылыкны бирми. Шулай ук Шакиров Фәрит, Гарифуллин Рамиль, Газизянов Рифнур алны-ялны белми эшлиләр. Механизаторларыбыз аяз көннең һәр минутының кадерен белеп, иген басуларында сыйфат өчен көрәшәләр. Кырдагысы түгел, амбардагысы - икмәк, ди халык мәкале. Монда да игенчеләребезнең тырышылыгын күреп сокландык. Үзтөягеч техникасында иртәдән төнгә кадәр эшләүче Сабиров Ильназ, икмәк киптерүдә эшләүче операторлар Каримов Ильнур, Шакиров Ринат, Салахиев Фәзит, Давлетшин Булат һәр мизгелнең кадерен белеп, җайланмаларны төзек эшләтүдә тырышып эшлиләр. Түгелгән-чәчелгән икмәкне җыйнап торучы Зифа Фазлыеваның хәрәкәте кырмыскага тиң. Үлчәүдә исәп-хисап эшләрен алып баручы Фирдания Нигматуллинаның төгәллеге сокландыра. Без аларга һәрбарчасына да исәнлек-саулык, уңышлар теләп киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык.

Отдел Культуры

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев