Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урта Нырты авылында клуб ачылды

Бүген Урта Нырты авылында республика максатчан программасы нигезендә 45 урынга исәпләнгән клуб ачылды.

 

 

    Ел ахыры җәй-көз  дәвамында төзелгән социаль  объектларны файдалануга тапшырулар белән истә кала. Узган шимбәдә Урта Нырты  авылында 45 урынга исәпләнгән яңа клуб ачылуы шуның бер  мисалы булды.  Эшләү һәм ял итәр өчен   мөмкинлекләр  тудырылган   бинаны республика программасы нигезендә “Саба Мелиорация ПМК” җәмгыяте  төзеде. Урта  Ныртыда яшәүчеләрне куанычлы көннәре белән  котларга район  башлыгы Рәис Миңнеханов, “Мелиорация проект  компаниясе” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, подрядчы оешма директоры Расил Габдерахманов  килде. Күптән көтелгән тантанага  авыл халкы да бик теләп җыелды. “Бүген туган  авылымда шатлык  көннәрнең  берсе. Клублар татар  халкы өчен  аеруча   кирәк. Ул  якын  кардәшләрне очраштыра, таныштыра,  кавыштыра торган  урын.  Элегрәк татар  авылларында клуб ролен мәчетләр  үтәде.  Хәзер  авылда  яшьләребез юк диярлек. Әмма бәйрәмнәрдә, башка  чараларда өлкәннәр,  туган авылына кайтучылар  барыбер клуб  ягына  карый. Инде яңасы да игелекле мәдәният хезмәте күрсәтсен, кешеләрне берләштерсен.  Барыбызга да биредә концерт-спектакльләр  карарга насыйп  итсә  иде”,– дип  сөйләде үзе дә ике  ел  клуб  мөдире булып  эшләгән имам Мансур  Арикеев.

   Җир, мелиорация эшләре алып баручы подрядчы оешма социаль объект  төзүгә беренче  тапкыр  алынса да, эшне  яхшы  сыйфат белән башкарып   чыккан. “Тырыштык.  Рәис Нургалиевичның төзелә торган объектка  килгәч,  үзеңә ошыймы бу, дип сорау  биргәне бар.  Чыннан да, клуб  күңелемә  хуш  килә һәм халыкка да ошар дип  уйлыйм. Сезгә  игелеген   күрергә  язсын”,– диде Расил Габдерахманов.  

Клубта  концертлар  караудан, төрле түгәрәкләрдә катнашудан тыш,  спорт уеннары белән  шөгыльләнергә дә мөмкин булачак. Әйтик, шушы  көннәрдә  бильярд өстәле  кайтуы  көтелә.  Район башлыгы клуб  мөдире Лилия Габдерахмановага тапшырган сертификатка  да спорт  инвентаре  алыначак. Подрядчы оешма  җитәкчесе дә тантанага буш  кул белән  килмәгән.  Ул  клубка  принтер бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев