Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УРТА САБАГА ТАБА ҮСӘЧӘКБЕЗ

Байлар Сабасы 10 елдан соң нинди булачак, 20 елдан?.. Кайсы якка таба үсәчәкбез? Яшәгән җиренең киләчәге белән кызыксынучылар бу сорауларга 8 октябрьдә район мәдәният йортында “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе” генераль планы проекты буенча үткәрелгән гаммави тыңлауларда җавап алдылар.

Проектны өйрәнүдә оешма-учреждениеләрдән 98 вәкил катнашты.  Аларга район үзәгенең 2037  елга кадәрге үсеше турында күп мәгълүмат җиткерелде. Саба шәһәр җирлеге башлыгы  урынбасары Расих Хәсәнов сүзне иң элек генераль план проектын эшләгән  “Земля” республика кадастр үзәгенең техник директоры Георгий  Яшковка һәм территориаль планлаштыру бүлеге начальнигы Әскәр Галиевка бирде. Аларның чыгышларыннан күренгәнчә, проект нигезендә Сабаның 2037 елга кадәр торак төзелеше  векторы, җитештерү мәйданчыкларының, иҗтимагый-эшлекле төзелешләрнең перспективадагы биләмәләре, рекреация зоналарының, халыкның ял итү урыннарының  үсеше, әйләнә-тирә  мохитне  саклау, каты  коммуналь калдыкларны  чыгару  чаралары һәм башкалар билгеләнгән. “Бу генплан безгә һава  кебек  кирәк  иде. Ни өчен дигәндә,  закон таләпләре  үзгәреп тора һәм алар үтәлергә тиеш. Генераль планны һәм җирдән файдалану  кагыйдәләрен расламыйча,  алга таба хәтта бер сарай төзергә дә рөхсәт биреп булмаячак. Проектны эшләгәндә барлык критерийлар да исәпкә  алынды,  Саба  буенча  дөрес  билгеләнмәгән  участоклар тәртипкә китерелде.   Генераль  план кыска срокта эшләнде һәм аны гамәлгә куюга кем  актив  ярдәм киткән,  аларга  зур  рәхмәт әйтәсе  килә”,– дип ачыклык  кертте башкарма  комитет  җитәкчесенең инфраструктура һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур  Котдусов. Инде экранга  чыгарылган картага  күз  салсак, район үзәгенең Казан-Шәмәрдән юлы буйлап Урта Сабага үсәчәген    күрәбез.  Бу  якта торак  йортлар  төзелеше өчен 120 һәм 140 гектарлы ике  зона  бүлеп  алынган. Әлеге микрорайонда ике балалар бакчасы төзү дә планлаштырыла. Кибетләрсез дә булмый. Шулай  ук 2026 елларга балалар поликликасына ихтыяҗ булачагын   исәпкә  алып, хастаханәне да киңәйтү күздә тотылган. Биредә плотина артында стадион  төзелеше дә генпланга  кертелгән. Халык яңа зоналарда  йортлар  салсын өчен беренче  чиратта аларның эшкә  урнашыр  урыны булуы  шарт. Шул максаттан   сәнәгать мәйданчыкларына элеккеге катнаш  азык заводы артында Юлбат  ягына таба  комбикорма  заводы  астында  Юлбат  ягына табарак  Саба  кырыенда 180 гектар  җир  калдырылган. Ул  урын җилләр розасы буенча  иң  кулае. “Әлеге сәнәгать мәйданчыкка 38 гектарына проектлау  үткәрелде. Әгәр без дигәнчә  булса, анда киләсе  елга юллар да төзеләчәк,  газ, су, ут   кертәчәкбез. Мәйданчыкта эш башларга килергә теләк белдергән кешеләргә барлык шартлар  да тудырылачак.  Промипотека программасы эшләп киткән очракта  1,5 мең  квадат метрлы өч бина  төзеп тә арендага  бирергә  җыенабыз”,– диде Илнур Котдусов.

Залдагылар  соравы  буенча картадагы  сыек  көрән төскә буялган  зонага да аңлатма  бирелде. Ягъни ягулык салу станциясе янында административ-коммерция зонасы булачак. Якын  киләчәктә биредә төзелгән мәктәп  2037 елга кадәр мәгариф  учрежденисенә булган ихтыяҗны канәгатьләндерер дип  уйланылган. Шулай ук әлеге зонада сәнәгать мәйданчыгы да  (ипи пешерү,  кондидер яшел һәм җиләк-җимеш эшкәртү) булачак. Сабантуй” спорт комплексында туристлар өчен 10-15ләп  йорт  төзелеше дә генпланда  урын  алган.

  Гаммави тыңлауларда проект бертавыштан расланды. Мөһим документ Саба шәһәр җирлеге Советы депутатлары тарафыннан тикшерелеп,  карар кабул ителәчәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев