Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Узып баручы ел районыбыз халкына нинди вакыйгалары белән истә калды?

Елга йомгак ясыйбыз

 

Россия Федерациясе Президентын  сайладык.

                          

***

 «Ел җитәкчесе-2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. «Кече - урта бизнес предприятиесенә уңышлы идарә иткән өчен» номинациясендә «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов лауреат  булды.                     

  ***

  Идел буе спорт университетында ел саен үткәрелә торган «Ел спортчысы 2024» республика премиясенә йомгак ясалды. Халкы 30 меңнән 55 меңгә кадәр булган муниципаль районнар арасында «Массакүләм физкультура-савыктыру эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә  Саба муниципаль районы 1нче  урынга  лаек булды. Район башлыгы Рәис  Миңнеханов авыл муниципаль берәмлекләре арасында «ГТО алдынгысы» номинациясендә дә җиңү  яулады.

 ***

Сабада Хокукый  ярдәм  үзәге бинасы, Тукай паркы  ачылды.                                   

   ***

Сабада индустриаль паркның икенче чираты, йөрәк-кан тамырлары, балалар иҗаты, Яшьләр үзәкләре, Шәмәрдәндә өстәл теннисы буенча спорт залы  төзелә башлады.                            

    ***

Урта Сабада фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) файдалануга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев