Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Ике ра­йонга 55 егет армия сафларына китәчәк

Тарихтан билгеле булганча, 1918 елның 8 апрелендә хәрби эшләр буенча волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатлары оеша. Инде бер гасырдан артык алар илнең оборона куәтен тәэмин итү буенча мөһим дәүләт бурычларын хәл итүгә лаеклы өлеш кертәләр

Саба хәрби комиссариаты Ватан  сугышы  алдыннан – 1939 елның 1 декабрендә  формалаш­кан. 2007 елдан, чираттагы берләшүдән  соң, Теләче районына да хезмәт күрсәтә. Хәзерге көндә Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат республикада алдынгылардан санала. Биредә 15 хезмәткәр эшли. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хәрби комиссар Фәнис Закировка мөрәҗәгать итеп, аларның үз вазифаларын ничек башкарулары белән  кызыксындык.

– Ватанны сакларга әзер  торучы егетләрне хәрби хезмәткә  әзерләү, тиешле дәрәҗәдә армия сафларына озату һәм каршы алу, алар белән гел элемтәдә тору,  оешмалардагы техниканы исәпкә алу, районда тулаем хәрби-патриотик тәрбия эше безнең коллективка йөкләнгән, – диде  Фәнис Фәрит  улы. – Сборлар үткәрүне оештыру, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны кабул итү – шулай ук зур җаваплылык сорый. Махсус хәрби операция барышында игълан ителгән мобилизацияне үткәрү исә  аеруча киеренке хезмәт, төннәр буе эшләүне таләп итте. Бары нык әзерлек нәтиҗәсендә оборона  министр­лыгы  йөкләмәләрен төгәл үти алдык. СВОга контракт нигезендә һәм мобилизация тәртибендә Са­ба районыннан 265 ир-егет озатылды. Алар Ватан алдындагы бурычларын яхшы аңлыйлар, батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Ни кызганыч, сугыш корбаннарсыз булмый. Комиссариат яралылар, госпитальдә  ятучылар белән эш алып бара. Һәлак булганнарны вакытында алып кайтып соңгы  юлга озату, аларның гаиләләренә каралган барлык төр түләүләрне билгеләнгән  срокларда  хәл итү чаралары   күрелә.  

– Гуманитар  ярдәм турында да әйтеп  китегез  инде.

– Егетләргә булышлык ике районда  да югары  дәрәҗәдә оештырылган. Оешмалар  нык  ярдәм итә, хатын-кызлар,  волонтерлар  “Солдатка – аш”  акциясендә катнашалар,  маскировка  челтәрләре үрәләр, авыллары белән солдатлар тарафыннан  соралган кирәк-яракларга  акча  җыялар. Гуманитар йөк белән инде үзем дә 7 тапкыр СВО зонасында булдым.  Чираттагы    ярдәм  шушы  көн­нәрдә  юлга кузгалачак.  Егет­ләргә төзелеш  материаллары, исемле  посылкалар, дроннар һәм башка приборлар тапшырып кайтачакбыз. Гуманитар булышлыклары   өчен район  башлыгы Рәис Нургалиевичка,  оешма-предприятие  җитәкчеләренә, барлык  волонтерларга СВОдагы   егетләребез исеменнән  зур рәхмәт  әйтәсе  килә.

–Контракт буенча хезмәткә  алу быел ничек дәвам итә?

–Барырга теләүчеләрне, күреп торасыз, бүген дә икәү килде. Ел башыннан Саба районыннан –85, Теләчедән 51 ир-егет белән контракт   килешүе төзелде. Алар   частьларга  җибәрелделәр.

– Армиягә    язгы  чакыру  да башланды... 

– Әйе, элек 18-27 яшьлекләр хәрби хезмәткә чакырыла иде. Хәзер 30 яшькә кадәрге егетләр  алына.   Язгы чакырылышта ике ра­йонга 55 призывник армия сафларына җибәрелер дип көтәбез. Медицина күзәтүен 300дән  артык кеше  узачак.  Бер үк вакытта хәрби училищелар­га керү өчен кандидатлар да сайлыйбыз. Шул максаттан мәк­тәп­ләрне йөреп чыктык. Саклану  министрлыгының 35 уку  йорты,  милли гвардиягә караган  ике  университет бар. Чыгарылыш  сыйныф  укучыларына хәрби училищеда белем  алуның өстенлекләрен  аңлатабыз. Срочниклар махсус  хәрби операциягә берсе дә җибәрелми. Әти-әти­ләрнең  ул  яктан   күңеле  тыныч булсын. Алар үзләренең дислокация пунктларында гаскәри частьларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итә. Студентларда солдат хезмәтенә башлангыч әзерлек, уңай караш тәрбияләгән Саба аграр  көллияте җитәкчеләренә дә зур рәхмәт. Әлеге  уку  йорты белән  егетләрне автомобиль йөртергә укыту буенча килешү дә төзелгән  иде. Шофер  таныклыгы булган  егетләрне күбрәк автобатларга, автороталарга җибәрергә тырышабыз. Алар армиядә пехотачы да, танкист та түгел, автомобиль белгечләре булып  хезмәт итәчәкләр.

– Россиядә хәрби-транспорт бу­рычлары игълан ителгән оч­ракта, оешмаларның һәм граж­даннарның транспорт чаралары алынырга мөмкин. Ул  яктан эш ничек тора?

Аларны барлау  план-график  нигезендә  алып барыла. Саба ра­йонында прокурор катнашында тикшерү оешмаларда фев­раль аенда үткәрелде. Ав­то­­мобильләрдә күрсәтелгән ки­м­челекләр бетерелде. Әй­тик, “Ка­мАЗ”ларның әрҗәгә беркетелә торган урындыклары, тент, запас частьлары булырга тиеш. Техник  торышы, документлары,  утлары, номерлары, тормозлары тикшерелә. Учеттагы  автомобиль гамәлдән чыккан икән, икенчесен әзерләү шарт. Апрель аенда Теләче районындагы транспорт  чараларының мобилизация очрагына куелышы тикшереләчәк.

Район хәрби комиссариаты ал­дына  бик җитди бурычлар ку­е­ла. Коллективта дистә еллар эшләп сабалылар ышанычын яулаганнарның хезмәт юлы райондашлар өчен үрнәк.

  Фәнил Мәүлетов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев