Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ВАТАНЫҢНЫ ЧИТТӘ ДӘ САКЛАП БУЛА

Кичә Казанның С.Сәй­дә­шев исемендәге Дәү­ләт Зур концертлар за­­лында Ватанны саклаучы­лар­ көненә багышлап Та­тар­стан Республикасы Президенты Рөстәм Миң­не­ханов катнашында уз­­дырылган тантаналы ча­­рага безнең районнан Әфган сугышы ветераннары Илшат Әхмәтшин (1982-1983 декабрь, Кабул), Халит Шәрипов (1987-1989, Кайсар), Раиф Ягъфәров (1979-1981, Кабул), Илдар Саттаров (1984-1986, Шинданд), 2000, 2003, 2005-2006, 2009 елларда Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операцияләрдә командировкада булган Илгизәр Идрисов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комисаары Фәнис Закиров, элекке хәрби комиссар Альф­ред Габдрахманов, Саба районы яшьармиячеләр штабы начальнигы Дилюс Вәлиуллин барды.

Кызганычка каршы, исән сугыш  ветераннарыбыз юлга чы­­гарлык кәефтә түгел иде.  Мондый  очрашулар – хәтерләрнең  яңаруы, ис­тәлекләрнең, күңел  яра­ларының кузгалуы  ул. “Ба­рысы да  истә, яшь барган саен төшкә дә ешрак  керә таулар иле. 1984 елның  12 декабрендә Кабулга барып җиткәннән  соң, без, 8 егетне, шуларның өчесе татар иде, Шинган шәһәренә җибәрделәр. Унбер ай булдым, мин шоферлар отделениесе  командиры  идем. Самолетларга үзебез ташыган ягулыкны салып, бомбалар тагып сугышчан очышларга әзерли идек. Атышлар булды, әмма  аэродром нык сакланганлыктан, пулялар читләтеп үтте. Самолетлар “Груз-200” дип аталган   йөкне дә ташыды. Штабельләп өелгән үлгән солдатларны  күрү  барыбызга  бик  авыр тәэсир итте. Яшь вакытта бик күңелгә алып бетермисең икән, хәзер  уйландыра. Уллары цинк табутларда кайткан аналарга әле дә сабырлык телим”,– ди Сабадан Илдар Саттаров.

1979  елда Кабулга,  тә­мугның үзенә берен­че­ләр­дән танкта  кергән Раиф Ягъфәров жор күңелле кеше булса да,  ул   көнне  уйчан иде.  “Сөйләмәскә ант бир­дермәсәләр дә, Әфганстан ту­рында үзебез үк башта­рак сүз кузгатмаска ты­рыша  идек. Язылмаган  кагыйдә булгандыр,   күрәсең”,– дип  әңгәмәгә кушыла  ул. Әйе, егетләр үзләренең сугыш барган җирдә икәнлекләре турында әти-әниләренә бер ни дә язмыйлар. Борчылмасыннар, ут йотып яшәмәсеннәр, ул-бу була икән – кичерер әниләр исән кайта алмавыбыз­ны, диләр. Эзмәдән Ха­­лит Шәриповның Әф­­ганстанда хезмәт ит­кән­леген әти-әнисе Флера апа, Фәрит абый  улла­ры авылга  кайткач  кы­на белә. “Язып тормадык  инде  күңелсез хәбәр. Ишетелгәндер. Без бераз булса да соңрак белсеннәр дип тырыштык”,– ди Халит. Берсенең дә Әфганстанда  юкка хезмәт  иткәнмен,  дигән уй юк. Чөнки чит җилләрдә дә үз Ватаныңны  саклап  була.

Район делегациясенең Ка­­занда булуы “Корс­тон” үзәгеннән башланып, Дәүләт Зур  концерт­лар  залында дәвам итте. Пре­зидент Рөстәм Миң­неханов бәйрәм уңа­еннан ясаган  чыгышында, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә җитди игъ­тибар булырга тиешелеген искәртеп Ватан сакчыларына, ветераннарга ныклы сәламәтлек, оптимистлык һәм гаилә иминлеге теләде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев