Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеран газчыларны кунакка чакырып хөрмәтләделәр

6 нчы октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында “Сабагаз” идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне кунакка чакырып хөрмәтләделәр

Ветераннарны идарә начальнигы Ирек Мөхетдинов, баш инженер Марат Насыйбуллин, профсоюз җитәкчесе Илнар Зиннуров, начальник урынбасары Илгизәр Валиев каршы алды һәм озатып йөрде. Өлкәннәр оешма биләмәсе белән таныштылар, кайчандыр үзләре йөргән сукмаклардан атлап биредә эшләп чыккан чорларны искә алдылар. Алар шулай ук һәр службаларга керделәр, мондагы яңалык һәм үзгәрешләрне күреп сокландылар, горурландылар. Ветераннар арасында  “Сабагаз” идарәсен 35 ел җитәкләгән ихтирамга лаек остаз, ветераннар советы рәисе Исмәгыйль Ибраһим улы Мөхетдинов та бар иде.

  Бәйрәмнең иң күңелле өлеше актлар залында дәвам итте. Ирек Исмәгыйль улы  өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен һәм  хезмәтләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. Профсоюз оешмасы тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч-пакетлар өләшенде. Эллекке җитәкче И.И.Мөхетдинов сүз алып, чордаш-газчыларны һәм бүгенге коллективны бәйрәм белән тәбрикләде. Истәлек-хатирәләре белән уртаклашты. Яшь коллективка соклануын һәм хөрмәтен җиткерде.

 Газчыларның дәвамчылары бик мәгънәле һәм эчтәлекле концерт әзерләгәннәр иде. Һәр өлкән кешегә карата язылган шигырь юлларын тыңлагач, күзләрдә үткәннәре белән горурлану чаткылары кабынды. Концерт идарә гимны “Сабагаз идарәсе” җырын күмәк башкару һәм фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев