Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ВЕТЕРАНГА МИНИСТР БҮЛӘГЕ

Хәзер шәхси хуҗалы­гында дистәгә якын сыер малы тотучылар белән беркемне дә гаҗәп­лән­дерә алмыйсың. Мәшә­катен дә, файдасын да мал асраучылар үзләре яхшырак белә. Ә менә Кече Кибәчедә 5 сыер асраучы Габдерәүф Мифтахов тырышлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерерлек.

Ни әйтсәң дә, хәзер “бабай”га аз да түгел, күп тә түгел, 83 яшь бит. Шушы эшне ул, олы яшьтә булуына карамастан,  берүзе авырсынмый башкара. Җәйгә чыккач, үзенең 12 гектарлы  пай  җирендә кайнаша. Тракторы, печән рулонлау агрегаты бар, үстергәнне, ихатасына үзе ташый, гомумән тынгы белми ве­теран. Бер уйласаң, ки­рәкме  инде аңа мондый мәшәкать? Хәзерге  вакытта Казанда яшәүче балалары да орыша икән үзен. “Нәрсәгә интегеп мал  асрыйсың? Сиңа  ял гына итәсе бит, диләр. Без гомер буена өч сыердан ким асрамадык. Хәзер тик  ятыйммыни! Күңел өчен, юаныч өчен кирәк ул сыерлар. Мин эшләмәсәм  чирли башлыйм. Көчем барында асрыйм әле. Билгеле,  файдасын да күрәм. Февральдә – 1527, мартта 1300 литр  сөт тапшырдым. Моннан тыш 10 сарыгым бар, бәкәйләре унау. Шулар  янын­да мәш  киләм,– ди Габдерәүф абый.

  Алар ишле гаиләдә 9 ба­ла – 5 ул, 4 кыз үскән булганнар. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган. Гаиләне ачлыктан шул  сыер алып калган да инде. Менә шуңа рәхмәт йө­зеннән мал-туардан олы  яшь­тә дә йөз  чөерми  ул. Габдерәүф  абый лаек­лы  ялга чыкканчы махсус урта белем белән “Аван­гард”  колхозында (Олы Шыңар), Әбдедә баш инженер булып эш­ли. Аны җыелышларда “Әнә Миф­таховтан үрнәк алыгыз”, дип башкаларга  үрнәк итеп күрсәткәннәр. Хәзер дә ветеран авыл хуҗалыгы  җи­тәкчеләре белән аралашып яши, алар­­ның булышлыгын да тоя. Әле узган атнада  гына аңа авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән ярдәм йөзеннән Казаннан өр-яңа саву аппараты китереп бирделәр. Үзенеке  ватылган, вакытлыча ке­шенекен алып торган бул­ган. Вете­ран бушлай бирелгән бү­ләккә куаны­чын бел­дереп, ми­нистрга олы рәхмәтен җит­керергә куш­ты, бүген үк саву ап­па­ра­тын  эш­кә җи­гә­чәген әйт­те. Гомумән, план­­нары  зур­­дан әле Габ­­дерәүф  ба­­байның. Ба­­рысын да әйтеп бетермик. Бы­ел Миф­­таховлар гаиләсендә ту­ган бер куанычлы ва­кый­га көтелә: аның Хә­ли­мә апа бе­лән бергә го­мер итә башлаганнарына 60 ел тула. Мондый бәхет си­рәкләргә тия. Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә үзе бер мәртәбә!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев