Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды

Чемпионатта барлыгы 8 команда, ә бу 80нән артык спортчы дигән сүз.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты.

Чемпионат нәтиҗәләре: 1 урын - "ОЛИМП" командасы; 2 урын - "САБАГАЗ" командасы; 3 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә "ОЛИМП" командасы уенчысы Сергей Васильев бүләкләнде;
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә "РЖД" командасы уенчысы Михаил Ситников бүләкләнде;
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы уенчысы Рәис Миңнеханов бүләкләнде;
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә "САБАГАЗ" командасы уенчысы Айнур Кашапов бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев