Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Виртуаль чынбарлыкка спорт һәм цифрлаштыру тәжрибәсен берләштерү аша

Бүген Байлар Сабасында Фиджитал спорт буенча Phygital Saba ярышлары башланды.

Бүген Байлар Сабасында Фиджитал спорты буенча Phygital Saba ярышлары башланды. Фиджитал спорт гади гына итеп әйткәндә компьютер артына утырып спорт көндәшең белән футбол, баскетбол, хоккей  уйнау дигән сүз.Әмма киңрәк мәгънәдә ул бүгенге тормышны бар яктан да  колачлап  өлгергән. Фиджиталның чагылышын  без банк картасы белән  товар өчен түләгәндә дә, телемедицинада да күрәбез. Фиджитал спорт2023 елдан Россиядә рәсми төстә танылды. Phygital Saba - Татарстан республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төбәк проекты. Инициативаны ТР цифрлаштыру министрлыгы, Татарстан Республикасы фиджитал спорт федерациясе, CyberPark Arena һәм ИТ-парк хуплый. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, район башлыгы Рәис Миңнеханов, республика фиджитал спорт федерациясе вице-президенты Азиз Җамалиев һәм башкалар катнашты. Уйнаучылар исә Саба районы мәктәпләре укучылары һәм яшьләре 24 командага берләшкән, шәхсиләр 52 спортчы. “Ярышларның Сабада үткәрелүе очраклы түгел. Биредә менә дигән спорт мәйданчыклары, югары үсеш алган инфраструктура бар. Мәсьәләнең икенче ягы, әлбәттә, цифрлы технологияләр. Саба районында беренчеләрдән булып Айти-парк филиалы барлыкка килде. Цифрлы технологияләр икътисадка яңа нигез сала. Кешеләр өч әйбер – интернет, ноутбук, яхшы интеллект ярдәмендә ерактан торып хезмәт башкара, акча эшли ала. 2024 елның февралендә Казанда “Киләчәк уеннары” яңа технологик спорт турниры үтәсен күбегез беләдер. Әмма фиджитал эре шәһәрләрдә генә түгел, һәр муниципалитетта үсеш алырга тиеш. Чөнки без уйнарга, ярышырга, спорт белән шөгыльләнергә яратабыз. Без фиджиталны һәр районда үткәрергә планлаштырабыз”,– диде Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында. Ярышлар 4 дисциплинада үтә: фиджитал -футбол,фиджитал-баскетбол, фиджитал-картинг,фиджитал-бердәм көрәш.

Иртәгә уеннарның җиңүчеләре ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев