Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вәлиуллиннарның комсомол туе

Әгәр ВЛКСМның бер гасырлык тарихына кыскача күзәтү ясасак, комсомолның илебез язмышыннан аерылгысыз булуын күрербез.

Яшьләрнең иң актив өлеше булып торган егет-кызлар башкаларга үрнәк күрсәттеләр, тәрбияви эш алып бардылар. Илебезне күтәрү, Ватанга файда китерү өчен бихисап авырлыкларны җиңә-җиңә эшләделәр һәм зур уңышларга ирештеләр. Эшли дә, ял да итә белде тынгысыз комсомоллар. Яшьләрнең ялын оештыру, мәдәни чаралар, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, спорт ярышлары комсомол оешмаларының эшчәнлегендә төп игътибар үзәгендә торды. Шул ук вакытта яңа гореф-гадәтләр керттеләр, мәсәлән, комсомол туйлары. Шундый туй ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Тәскирә Вәли кызы Ситдикова булган 1960 елда Сабада да үткәрелә. “Ул безнең яшьлек бәйрәмебез иде,– дип искә ала хәзерге вакытта Казанда яшәүче отставкадагы милиция подполковнигы Диләрә Миңзариф кызы.– Илгиз Вәлиуллин белән гаилә корганда миңа 22 яшь. Туйны машина-трактор станциясе клубында зурлап ясадылар, гел кинодагыча булды. Өстәлдә исерткеч эчемлек юк. Үзем ул вакытта КПССның Саба район комитетында учет секторы мөдире идем, ә Илгиз комсомолның штаттан тыш секретаре. 1960 елның 22 октябрендә безне идәненә келәм җәелгән клуб эченә алып керделәр,

сәхнәнең иң түренә утырттылар. Туйда райкомның беренче секретаре Габбас Гыйматдинов, башкарма комитет рәисе Илья Васильев һәм башка җитәкчеләр, колхозларның башлангыч оешмалар лидерлары катнашты. Туй күлмәген сатиннан үзем тектем, чорына күрә күчтәнәчләр дә әзерләдек. Безгә диван һәм патефон бүләк иттеләр. Котлаулар күп булды ул көнне, моннан 58 ел элек әйтелгән тәбрикләү сүзләрен яхшы хәтерлим. Моңа кадәр комсомол туен Сабада беренче тапкыр утызынчы елларда ясаганнар. Безнеке район тарихына икенчесе булып керде. Күрсәтелгән хөрмәтне һәм ышанычны гомеребез буе акларга тырыштык. Шөкер, мәхәббәтебезгә тугры калдык, әле бүген дә яңа гына өйләнешкән парлар кебек яшибез“.

Вәлиуллиннарның гаилә архивында туй истәлеге булган фотосурәтләр, шул исәптән ВЛКСМның район секретаре Тәски­рә Ситдикова бүләк иткән комсомол фотографиясе әле дә саклана. Бу хакта республика газеталары да яза. Ә әйтеп тә, аңлатып та булмаслык матур хатирәләр аларның кү­ңел түрендә яши. “Ком­сомол туе ясауда Вәлиуллиннарны сай­лап ялгышмаганбыз. Илгиз авыл хуҗалыгы ида­рәсе агрономы иде, ВЛКСМның бюро әгъзасы буларак, хуҗа­лыклардагы башлагыч оешмаларга, игенче яшьләргә белгечлеге буенча зур ярдәм күрсәтте. Диләрәне дә уку елларыннан ук беләм. Бик абруйлы, тыйнак кыз бала иде. Сабада эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшләгән әтисе юлыннан китте, гомерен җинаятьчелеккә каршы көрәшкә, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышлады. Аларның комсомолда булган чакта кылган изге эш-гамәлләре хәтердә нык саклана”,– дип истәлекләрен уртаклашты Тәскирә Вәли кызы. Аның Сабада комсомол эшен актив оештырудагы активлыгы 1960 елда “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән билгеләп үтелә. Куян фермаларын шефка алу чараларын оештыру эшчәнлеге өчен бирелгән ВЛКСМ Үзәк комитеты Грамотасы да бар. Бу, әлбәттә, оешма эшчәнлегенә зур бәя. Район комсомоллары республика күләмендә активлардан санала. Әнә шулай егет һәм кызларда һәрчак яшьлек дәртен кабызып яшәткән Ленин исемен йөртүче коммунистик яшьләр союзы илебез тарихында, өлкәнрәк буын кешеләре тормышында мәңге җуелмас эз калдырды. Шуңа алар: "Комсомол – минем яшьлегем”, дип яшь чакларын еш искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев