Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәерле сәгатьтә!

Районда сабан культуралары чәчү башланып китте.

 

Районда сабан культуралары  чәчү башланып   китте. Беренчеләрдән булып эшкә “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер  хуҗалыгында  керештеләр. Механизатор Нәфис Шакиров “Нью-Холланд» тракторына тагылган «AGRATOR DISK» комплексы белән  арпа чәчә.

 Шул  вакытта район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсе  белгечләре тарафыннан хуҗалыкларда  агулы  химикатлар сиптергечләрнең техник торышын тикшерү бара. Механизаторлар махсус киемнәр, индивидуаль саклану  чаралары  белән тәэмин ителгәнме, медицина тикшерүе  узганмы – шулар ачыклана. Бүген тикшерүләр “Симет”, “Мичән” хуҗалыкларында  узды, иртәгә “Игенче”дә дәвам итә”, – диде идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге  консультанты Ринат Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев