Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык «кызыл базар»ны онытмый, көтеп ала

Бүген Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында Шәмәрдәндә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды

Бүген Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында Шәмәрдәндә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды.Кулланучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән товарларны һәм продуктларны тәкъдим итте. Урамда, әбиләр чуагына хас, рәхәт, җылы, кояшлы һава торышы, шунлыктан һәм мондагы муллыктан кешеләрнең дә кәефләре күтәренке.

Әлбәттә, ярминкәгә  кесә тулы акча белән чыгарга кирәк.  Салам рулонның зурлыгына карап 500 һәм 750, печән– 1000, 1250, арыш, арпа килограммы –8, солы – 7, бодай –10, бәрәңге 18 сумнан сатылды. Көн җылы, кояшлы иде. Шуңа күрә халык ярминкәгә башка елларга караганда күбрәк чыкты. Сәүдә чират белән барды. Сабада урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре алып килгән агачны (1 машинасы 1000 сум иде) утынга аеруча тиз алып бетерделәр. “Мин малларга азыкны тышта утын ягып пешерәм. Бер машина горбыль алган идем. Бетте. Хәзер карыйм, машиналарның барысына да “сатылды” язганнар. Соңга калганмын”,– диде Урта Сабадан килгән апа. Ашлык та үтемле товар иде.

Сабадан Резеда Вәлиева кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып кечкенә савытларда прополис, какланган хәлдә махсус пакетларга төрелгән җиләк-җимеш алып чыккан. Салкын тигәндә аларны куллану тәртибен дә аңлатты. Үз бакчаларында сарымсак үстерүчеләр дә, сыер асраучылар да көндәлек кирәкле продуктлар сатты.

Сораштырулардан күренгәнчә, сабалылар авыл хуҗалыгы ярминкәләренең ешрак үткәрелүен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев