ХӨРМӘТ СӨЙСӘҢ, ХЕЗМӘТ СӨЙ
Районыбыз игенчеләре барысы 115 мең тонна ашлык җыйнап алдылар
Кичә Байлар Сабасында зур тантана – “Уңыш бәйрәме 2022” булды. Мәдәният йорты фойесында аның асылына, эчтәлегенә ярашлы бай күргәзмә оештырылды. Кырларда, ындыр табакларында, техника паркларында, авыл хуҗалыгының башка тармакларында ел буе тырышып эшләүчеләр хөрмәтләнде, алар адресына иң җылы сүзләр әйтелде, матур җырлар яңгырады. Саба игенчеләрен бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.
Районыбыз аграрийларының игенчелектәге фидакарь хезмәте турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин сөйләде. “Бүген без 2022 елда район хакимияте һәм башкарма комитетының урып-җыю, көзге эшләргә карата булдырылган ярыш шартларына йомгак ясарга җыелдык. Быелгы кыр эшләре шушы көннәрдә барлык мәйданнарда уңышлы төгәлләнде. Гомумән алганда, 2022 елда табигать шартлары районыбыз кырларында иң югары уңыш үстерергә мөмкинлек бирде, ягъни һәр гектардан 38,5 центнер тәшкил итте. Уртак тырышлык белән тулаем җыем 93 мең тоннадан артып китте. Иген уңышы “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 59 центнер, “Нырты” һәм “Саба” җәмгыяте хуҗалыкларында 40 центнердан югары булды. Күрше Теләче, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында арендага алынган җирләрдән 21931 тонна ашлык кайтты. Районда ел саен терлекләрнең баш саннары арта һәм бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә торган баш саннары буенча республикада иң югары күрсәткечләргә җитте. 2021 елдагы корылык булуга карамастан, маллар тулы рацион белән ашатылды. Сөт җитештерүдә үсеш – 25, ит җитештерүдә 5 процент булды.
Терлек азыгы культуралары да мул уңыш бирде. Күләме буенча бер шартлы баш малга исәпләгәндә 36 азык берәмлеге туры килә. Ашлаган җир аш бирә, дибез. Шуңа да елның-елында минераль ашламалар куллану, әче туфраклы җирләргә фосфор оны кертү арта бара. Быел уртача 1 гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 88 килограмм минераль ашлама, 3083 гектарда мелиорант кертелде. Ашламалар, агу-химикатлар (СХЗР) сатып алу өчен 335 миллион сум акча тотылды. Заманалар катлаулы булса да, авыл хуҗалыгын үстерү буенча күп төрле программалар эшли. Шулар нигезендә район авыл хуҗалыгы тармагы 330 миллион сум федераль һәм республика финанс ярдәме алды. Ташламалы дизель ягулыгы бүленде, ашламалар сатып алу буенча мөмкинлекләр тудырылды. Бу уңайдан Президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургалиевичка, авыл хуҗалыгы министры Марат Азатовичка районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән зур рәхмәт җиткерәбез.
Бәйрәмгә районыбызның иң алдынгы әйдәп баручы механизаторлары, белгечләре чакырылды. Алар сәхнәбез түрендә лаеклы бүләкләрен ала. Бүгенге чыгышымда ел дәвамында берничә эш башкаручы белгечләрне – “Симет” хуҗалыгыннан “КамАЗ” белән терлек азыгы ашлык ташучы, “Челленджер”да берьеллык-күпьеллык культураларны һәм ашлык уручы мастерской мөдире Радил Мәннановны, “Нью-Холланд” комбайнында 21нче сезон урып-жыюда катнашкан “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе, район агрохимигы Илдус Галиевны, “Акрос-585” комбайнында ашлык суктырган “Урта Саба” бригадасы инженер-механигы Марсель Закировны аерым билгеләп үтәсе килә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәткәрләребезгә барлык эшләрдә тулы мөмкинлекләр тудырылган, социаль мәсьәләләр хәл ителә, авылларда яшәү шартлары шәһәрләрдән ким түгел. Бу уңайдан районыбыз хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә хезмәт уңышлары, ветераннарыбызга исәнлек-саулык, һәрбарчагызга тыныч имин тормыш телим”, – диде Гафур Шәйхулла улы үзенең чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев