Хуҗалыкның төп байлыгы – күңелен авылга биргән хезмәт кешеләре
Сәхифәбез “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгына багышлана.
Районда хәзерге вакытта бер торак пункт аерым хуҗалык булып торган Олыяз авылы гына калды. Үзгәртеп кору шаукымы чорында аларның саны берничәгә җиткән иде. Әмма вакыт сынавына каршы тора алмадылар. 1991 елның 7 апрелендә Гыйльфан Ризван улы Әхмәтов оештырган "Олыяз" хуҗалыгы гына эшчәнлеген дәвам итә. Хәзер КФХның барлык мәшәкатьләре аның улы Райнур Әхмәтов җилкәсендә.
Үсеш бар, ләкин сынаулар да җитәрлек
Җитәкче сүзе:
“Бүген хуҗалыкта 908 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү 11 процентка артып, 2424 тонна тәшкил итте. Бер сыерга уртача савым 7820 килограммга җитте. Моннан тыш, хуҗалык 274 тонна ит җитештерде. Терлекчелек продукциясен сатудан керем 116,6 миллион сум булды, бу – 2024 ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк.
Хуҗалыкның 1197 гектар чәчүлек мәйданнары ныклы азык базасын булдыру мөмкинлеге бирә. 2025 елда сөрү җирләренең яртысына якынын бөртекле культуралар биләде: барлыгы 1733,8 тонна ашлык җитештерелде, гектарыннан уртача уңыш 34,8 центнер тәшкил итте. Калган мәйданнарда силос өчен кукуруз, күпьеллык һәм берьеллык үләннәр үстерелде. Барысы 5500 тонна сыйфатлы сенаж, 82000 центнер силос, ел әйләнә җитәрлек салам әзерләнде. Хисап чорында чагыштыру бәяләрендә барлыгы 180,9 миллион сумлык продукция җитештерелеп, рентабельлелек күрсәткече 28,5 процент тәшкил итте. 2024 елдагыга карата 24 процентка артты. Әмма сөт сату бәяләренең кимүе финанс мәсьәләсендә тискәре яктан чагыла. Сөт җитештерү 13 процентка артса да, быел ай саен 2,5 миллион сум тирәсе акча югалтабыз. Бу кара исәп белән генә алганда да, бер “МТЗ” тракторы дигән сүз. 2025 елда сөт бәяләре югары торганлыктан, хәйран зур планнар белән яши башлаган, яшь сыерларга басым ясар өчен яңа торак төзергә керешкән идек. Быелгы вәзгыять төзелешкә генә түгел, кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарга да аяк чалмагае дип борчылабыз. Чөнки Россия буенча эшчәнлекләрен туктаткан хуҗалыклар турында ишетәбез. Шулай да төшенкелеккә бирелмибез, аз чыгымнар тотып, катлаулы вәзгыятьтән чыгу юлын эзлибез. Беркем дә китереп бирмәячәк, үз проблемаларны үзебезгә хәл итәсе була.
Кыскасы, хуҗалык эшли, үз көнен үзе күрә. Хуҗалыкның төп байлыгы – аның хезмәт сөючән кешеләре. Алдагы көннәрдә шушы фидакарьләр көченә таянып, ил табынын баетуда армый–талмый хезмәт итәргә язсын.
Килендәшләр бозаулар үстерә
Яшь бозаулар караучы Люция Гатауллина һәм Гөлнара Гатауллина бер-берсенә охшап килгән килендәшләр. Гөлнара Кукмара районының Олыяздан ерак түгел Югары Шәмәрдән авылында туган. Ә Люция үзебезнең Сәрдә авылы кызы. Күп балалы Нурия һәм Рәшит Гыйлаҗетдиновлар гаиләсендә үскән. Хезмәтләре белән “Әхмәтов” хуҗалыгының үсешенә өлеш кертәләр, авылны да яшәрткәннәр.Аларның гаиләләрендә биш бала үсә. Икесе дә туган авылларында ферма тәҗрибәсе туплап килгәннәр.
“Ул заманда безнең “Восток” колхозында мәктәптән соң мәҗбүри ике ел эшлисе иде. Яңа комплекс төзелгән вакыт, терлекчеләр кирәк. Мин дә ике ел сыерлар саудым һәм Олыязга әзер кадр булып килдем. Коллектив әйбәт, акчаны да вакытында бирәләр. Менә дигән итеп яшибез. Ирем Данис тракторчы булып эшли. Олыяз килене булып киткәнемә бер дә үкенмим”, – диде Гөлнара.
Люция дә Фәнискә кияүгә чыкканчы, Сәрдәдә сыерлар сауган. Олыязда да эшен дәвам иткән. 2017 елда, өч бала үстергәндә, бозаулар карауга күчкән. “Авыр вакытлар да булды. Хәзер җиңелрәк, барда, фураж капчыклары күтәрәсе юк, барысы да торакка миксерга кушылып керә. Малларны яратып, сөенеп эшлибез. Ял да итә беләбез: бәйрәмнәрдә, төрле чараларда катнашабыз эшлибез”, – диде матур җырлары белән сәхнәгә еш чыгучы Люция.
“Алар яшь малларны туганнан алып, 6 айга кадәр үстерәләр. Һәрберсенә 80шәр бозау тәрбиялиләр. Көндәлек 900 грамм артым алалар. Яшь терлекләргә гранулланган азык ашатыла, ясалма сөт эчертәләр. Өч айдан соң печән бирә башлыйлар. 2025 елда ферма буенча 1126 центнер ит җитештерелде. Әлеге күрсәткечкә ирешүдә Гатауллиналарның хезмәте аеруча зур”, – ди Ришат Нурмиев.
Ришат үзе дә чын мәгънәсендә авыл өчен туган егет. Казан ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамлагач, аңа генетика кафедрасында калырга тәкъдим итәләр. Әмма Ришатның күңеле авылга тарта. 1990 елдан бирле Олыязда ветеринария табибы, ферма мөдире булып эшли. Ул елларда сөт җитештерүнең артуында аның да өлеше зур була. Ришат Шәүкәт улына 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы исеме бирелә. Ә быелгы хисап җыелышында аңа район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Туган авылы якын
Ферма юлында миксер тагылган килеш тукталып калган “МТЗ-89” тракторының хуҗасын остаханәдән тиз эзләп таптык. Ул авыл хуҗалыгында 36 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия Әсхәт Нурмиев булып чыкты.
“Мине беләсең инде, Эзмә кияве бит. Олыязда туып үстем, армиягә киткәнче шоферлыкка укыдым. Хәрби бурычымны үтәп кайткач, Киров исемендәге колхозга эшкә урнашып, “Беларусь”ка утырдым. Без яшьрәк вакытта егетләр авылда күп калды. Ул арада, 1991 елда Олыяз Киров исемендәге колхоздан аерылып чыкты. Мөстәкыйльлек алдык, контора үз авылыбызда. Эшкә дәрт тагын да артты. Туган авылыбыз үсешенә 35 ел өлеш керткәнбез. Инде кыр эшләре башлануга бергәләшеп басуга чыгып киткән механизаторлар Әнәс Фәһәмиев, Данис Гатауллин, Илдар Әхмәтҗанов, Илфат Хөснетдинов, Альберт Ханнанов һәм үзем – барыбыз да илленең өске ягында. Алмашка яшьләр килми. Ходай сәламәтлектән аермасын инде. Игенче кадрлар – хуҗалыкның йөрәге. Техника ватылмасын да, механизаторлар сау булсын”, – диде Әсхәт.
Уңган тракторчы әйтмешли, басуга чыгуга сигнал булуга, игенчеләрнең кайсына нинди нәрәт бирелә, шул эшкә керешә. Әсхәт Нурмиев күбрәк кырларны гербицидлар белән эшкәртә, салам-печән пресслый. Кыш айларында миксер белән терлекләргә азык кертә. Тормыш иптәше Нурзия дә авыл хуҗалыгында эшләде: сыерлар сауды, Мишәбашка барып дуңгызлар да үстерде. Хәзер лаеклы ялда. Былтыр күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әсхәт Нурмиев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Олыяз тарихы – аның язмышы
2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйлфан Ризван улы Әхмәтов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормыш юлы Олыяз авылы авыл хуҗалыгы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 60 елга якын туган җирендә тырыш хезмәт итә, аграр һөнәргә тугрылык саклап, җирле җитештерүне үстерә.
Гыйлфан абый 1967 елда, мәктәпне тәмамлагач, Киров исемендәге колхозга электрчы монтер булып урнаша. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, туган колхозына кайта һәм бригадир булып эшли башлый. 1976 елда Чистай совхоз-техникумында “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге ала, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый. 1987-1991 елларда партия оешмасы секретаре вазифасын башкара.
1991 елның апрелендә Гыйлфан Ризван улы Эзмәдә бик тә абруйлы Фәрит Шәйхетдинов рәислек иткән Киров исемендәге колхоздан бүленеп чыккан «Олыяз» хуҗалыгын җитәкли башлый.
“Аерылу тамашасы язгы чәчү алдыннан башланды. Җыелыш ясадык, Фәрит абый фәрманы белән техниканы бүлештек. Олыяздан Киров исемендәге колхозда эшләгән механизаторларның машина-тракторлары үзләрендә калдырылды. Шуңа күрә халык үзебезнеке дип тырышты. Машина-трактор паркы бар, ярым-йортылы амбардагы симәнәләрне барлап, язгы чәчүне башкарып чыктык. Калганнары әкренләп булдырылды. Дәүләт банкының Сабадагы идарәчесенә барып, счет ачтырып хуҗалыкны алып бару өчен 20 мең сум акча алдык. Девальвация, ваучер шаукымын, сөт комбинатлары акча түли алмый башлаган авыр чорны да күрдек. Инженер вакытта гадәтләнгән әрсезлек белән югары инстанция ишекләрен шакырга туры килде. Ул вакытта авыл хуҗалыгы министры Фатих Сибагатуллин иде. Казанга барам, ярдәм сорап янына керәм, куып чыгара, тагын керәм. Йомшап китә, ярар инде, ди. Олыяз тумасы Шәүкәт Хәнафиевич финанс министрлыгында эшли башлагач, рәхмәт яугыры, аның да булышлыгына күп таяндык. Әнә шулай булдыра алганча, эшләп киттек. Хуҗалык зур түгел. Рәис Нургалиевич район башлыгы итеп билгеләнгәч, техника белән комплектланып калдык. Субсидияләр алганда, хатта аның имзасы булгач кире бормадылар. Ул вакытта алынган терлек азыгы техникасы белән 15 еллап инде эшләп торган көн”, – дип сөйләде Гыйльфан абый.
2003 елда предприятие крестьян-фермер хуҗалыгы итеп үзгәртелә. 2015 елда «Олыяз» хуҗалыгы Гыйлфан абыйның кече улы Райнур Әхмәтов җитәкләгән КФХ белән берләшә. Райнурның тарихы – буыннар дәвамчанлыгы һәм эшмәкәрлек кыюлыгы үрнәге: 2009 елда ул лизинг-грант акчасына роботлаштырылган сөтчелек фермасы төзеп, үз хуҗалыгын оештыра. Шул вакыттан башлап әтисе белән бергә гаилә эшен үстерәләр.
Гыйлфан Әхмәтов эшендә һәрвакыт бер принципка таяна: һәр көн хуҗалыкны тотрыклы үсешкә якынайтырга тиеш. Аның җиргә тугрылыклы хезмәте һәм югары профессионализмы югары бәяләнде: ул ВДНХның бронза, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре, шулай ук Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Саба муниципаль районы башлыгы тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнде. 2026 елда Татарстан фермерлары ассоциациясенең XXVI съездында аңа Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Гыйлфан Ризван улы – уңышлы фермер гына түгел, ә бәхетле әти һәм бабай да. Хатыны София Галләм кызы белән бергәләп алар өч ул үстерделәр, хәзер исә җиде оныкларының мәхәббәте һәм хөрмәте белән уратып алынган. Әхмәтовлар гаиләсе һәр улының тормышта үз юлын табуы белән горурлана: Айнур – Саба районы имам-мөхтәсибе, Илнур «Триал» җәмгыятендә консультант булып эшли, ә Райнур – гаилә КФХсына нигез салучы, 2023 елдан Эзмә авыл җирлеге башлыгы һәм Саба районы фермерлар ассоциациясе рәисе. Тату һәм тырыш Әхмәтовлар гаиләсе авылдашлары арасында зур хөрмәт казанды. Иң элек җәмгыятькә файда китерү теләге һәм үз үрнәкләре белән башкаларны илһамландыру сәләте белән.
Инженердан башка булмый
Аграр тармакта киләсе ел уңышын агрономнар гына түгел, инженерлар да кайгырта. “Әхмәтов” хуҗалыгында әлеге вазифаны 2006 елдан бирле югары белемле Фиргать Шәйхуллин җаваплылык белән башкара. Аның кул астында эшләүчеләр язгы чәчүгә әзерлекне нигездә тәмамлап киләләр. Тырмаларны, культиватор, чәчкечләрне ремонтлап бетергәннәр, инженер механизаторлардан канәгать.
«Бездә бары тик тырышлар гына эшли. Чәчүдә катнашачак ике “СЗ-3,6” һәм бер яңа “СЗ-5,4” агрегатларын тиз арада тәртипкә китерделәр. Культиваторның берсе аммиак кертүгә көйләнгән. Икенчесе туфракны чәчү алдыннан йомшартып барачак. Яңа каток һәм күтәртелә торган ике тырма агрегатлары да кырга чыгарга әзер. Техника белән проблема юк. Кыр эшләре алдыннан солярка, электр энергиясе бәяләре артуы гына борчуга сала", – ди инженер.
Техника куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәтне саклау чаралары күрү дә чыгымнар сорый. Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларына акча кызганып булмый. Сөт бәяләре югары торганда техника паркын 2 миллион сумлык авыл хуҗалыгы машиналары белән яңартканнар. 2022 елда лизингка трактор, “АНТ” мини үзтөягече алынган.
Фиргать Шәйхуллин күп еллардан бирле урып-җыю вакытында комбайнга утыра. Былтыр да “Акрос” белән 18967 центнер ашлык суктырган. Роботлар белән идарә итеп тә, терлекчелек техникасын да яхшы белүен күрсәтте. 2023 елда Вологда өлкәсенең Череповец шәһәрендә XI кышкы авыл спорт уеннарында катнашып, “Сыер савучы” номинациясендә җиңү яулады. Олыяз командасы өчен көрәш келәменә дә чыга, чаңгы ярышларында үз яшь төркемендә һәрчак призер була.
Норманы арттырып үтәгән
Хуҗалыкның машина-трактор паркында 15 трактор исәптә тора. 2025 елда алар белән башкарылган барлык эш күләме 17513 эталон-гектар тәшкил иткән. Игенчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге 20 процентка яхшырган. Иң югары күрсәткечкә “МТЗ-1221” тракторында эшләүче Илдар Әхмәтҗанов ирешкән. Ул 2774 эталон-гектарда эш башкарган. Норманы арттырып үтәгән.
“Шулай җыелгандыр. Яз, җәй, көз кырда инде без. Кышын фермада. Җирләр кибүгә, тырма яисә БДМ агрегаты тагабыз. Аннары Әсхәт Нурмиев белән басуга корт җыярга чыгып китәбез. Кулга чиләк тотып түгел инде, шаяртып әйтәм. Үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәртәбез. Берсе дә исән калмый, химикатлар көчле. Аннары салам ташу китә, кем кая бүленә. Көннәре озын булса да, җәй үтә дә китә ул. Барысына да өлгереп калырга кирәк”, – дип остаханәдә тракторы ремонтыннан туктап тормыйча гына хезмәте турында сөйләп өлгерде Илдар.
Ул Яр Чаллыда туган егет. Ничек дигәндә, әтисе “КамАЗ” автомобиле төзелешенә киткән булган. Илдарга 5 яшь вакытта Керәннегә кайтканнар.
“Башта Тукай исемендәге колхозда эшләдем, Аннары Керәнне үзе аерым хуҗалык булып алды. Ялгышмасам, 2012 елда гаилә белән Олыязга күчтек. Чөнки нәсел шушында, әти, әби-бабайлар, абыйлар шушында”, – диде Илдар Әхмәтҗанов.
Сыйфатлы азык – мул сөт
Хуҗалыкта икенче ел инде сыерларны линияле сөт үткәргечкә савалар. Аның үз өстенлекләре бар: хезмәт күрсәтү гади, «Тупик» системасы кулланыла, ягъни сыер савылып беткәч, аппарат җиленнәрдән автомат рәвештә тартып алына; сөт исәбен алу системасы төркемнәр буенча (төркем савымы) һәм бөтен ферма буенча (гомуми күләм) алып барырга мөмкинлек бирә. Үткәргечләрнең эчке өслеге шомартылган булу сәбәпле, торба стеналарында май утырмый. «Ике вакуум»лы саву системасы һәр сыерның физиологик үзенчәлекләренә яраклаша. Электрон саву системасы сөт бирү дәрәҗәсенә карап, җиленнәрне массажлый һәм стимуллаштыра.
“Үткәргечне Ижевскиның “Агросистема” оешмасы монтажлады. Тотрыклы эшли. Роботлар исә сыерларны 8 ел сауды, аларга запас частьлар кыйммәт, өстәвенә аппаратлар сыерларның җилене бозылуына китерә башлады. Линияле үткәргечләргә сөтне Гөлира Җамалова, Бикзот Җамалов, Эльмира Гайсина, Радик Газизов сава. Сыерлар да яңа системага тиз ияләнделәр. Быел ике айда былтыргының шул чорына караганда 525 центнер сөт күбрәк савылды. Сыерларның продуктлылыгы буенча үсеш 169 процент булды”, – диде ферма мөдире Ришат Нурмиев.
Җитештерүнең артуында сыйфатлы терлек азыгы әзерләнүенең дә йогынтысы зур. Азык болгаткычта сенаж белән түп, гранула, премикслар бергә кушыла, Рационга аксымга, углеводларга бай барда да кертелгән. Фермада 16 кеше – оператор, сыер савымчылар, яшь бозаулар һәм үгезләр караучылар, тирес чыгаручылар эшли.
“Фермада уңай шартлар тудырылган. Бер көн эшләп, бер көн ял итәбез. Инде 26 ел хезмәт стажым бар. Башта “Игенче” предприятиесендә сыер саудым, Олыязга кайтканыма да 12 елдан артты. Эшебездән канәгать, җитәкчеләргә зур рәхмәт Исән-сау эшләргә язсын”, – диде үзбәк егете Бикзот белән көндезге савымга килгән Гөлира Җамалова.
Ул 2025 елда барысы 552374 килограмм сөт савып алган. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 222365 килограммга күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев